Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония премьеры Кытайга килде


Япониянең премьеры Ясудо Фукуда бүген 4 көнлек сәфәр белән Кытайга килде.
Фукуда Кытай халык республикасы рәисе Ху Цзиньтао, премьер Вэнь Цзябао һәм башка җитәкчеләр белән очрашып сөйләшәчәк. Аеруча икътисади мөнәсәбәтләр мәсьәләләре, Төньяк Корея атом программасы, Көнчыгыш-Кытай диңгезе байлыклары турындагы сөйләшүләргә игътибар юнәлтеләчәк.
Соңгы елларда Япония белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булды.

XS
SM
MD
LG