Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

«Җыен» фонды җитәкчесе академик Миркасыйм Усманов, Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миннуллин һәм башка дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, милли зыялылар катнаша.


Римзил Вәли
. Бүгенге “түгәрәк өстәл” Корбан гаетеннән соң, шундый зур, изге көндә оештырыла. Казанның нәкъ үзәгендә, бәлки тарихта беренче тапкыр, казан асылды. Бу урыннарда андый учак яндырырга рөхсәт тә итмиләр, ләкин бу юлы «Җыен» фонды ихатасы артында милләтебезнең иң абруйлы зыялылары, чит илдән килгән татар шәкертләре, казанлылар җыелдылар. Менә шушы бәйрәм тәмамланыр алдыннан, иң башта татарлар җыелды, конгресс булды һәм шушы корылтайдан китеп өлгермәгән милләттәшләр дә монда иде. Шуңа күрә фикер алышып китәр өчен бик уңайлы чак дип танылды. Монда «Җыен» фонды җитәкчесе академик Миркасыйм Усманов, Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миннуллин һәм башка дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, милли зыялылар катнашалар.
Разил Вәлиев. Бөтендөнья татар корылтаенда безнең секция “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуда, аның рухи байлыкларын үстерүдә, фән, мәдәниятнең һәм мәгарифнең роле” дип атала иде. Корылтай да, секция эшләре дә гөрләп узды. Бүгенге “Төгәрәк өстәл” сөйләшүебез корылтайның дәвамы, аның тагын бер эчтәлекле секциясе. Монда татар халкының күренекле зыялылары җыелды. Мәҗлесебезнең үзенчәлекле ягы шунда ки, Кытай дәүләтеннән Татарстанга килеп, югары уку йортларында белем алучы татар кызлары һәм егетләре катнаша. Корылтайда нәкъ шул турыда да сүз алып барылды. Ул корылтайда “милләтебез бергә” шигарьләр әйттек, әмма мәңге бергә булыр өчен конкрет гамәлләр корырга кирәк. Сүзләр белән генә, әллә нинди әшләр башкарып булмас. Кытай яшьләренең монда килүе, монда укуы милләтебезне берләштерү юнәлешендә бер конкрет гамәл. Әгәр без татарларны Татарстан башкаласы Казанга туплыйбыз, милләттәшләрне укырга, эшләргә, яшәргә чакырабыз икән, без аның өчен тиешле шартларны тудырырга тиеш.
Туфан Миңнуллин. Конгресс белән бәйле проблемаларга килсәк, беркайчан да тулысынча йөз процент канәгать булырга мөмкин түгел. Безнең яшәештә проблемалар шулкадәр күп, аларны бер, ике җыелып хәл итеп булмый. Бөтен әйтелгән сүзләр, кабул ителгән карарларны читкә куеп, меңнән артык татарларның бер җиргә җыелуы да үзе зур мәгънәгә ия. Без бит көне буе татарча сөйләштек, Казан каласында иртәдән алып кичкә хәтле бер мәҗлестә дә татарча сөйләшкән булмады. Хәзер инде тулысынча урысча сөйләшүгә күчкән идек. “Исәнмесез, хөрмәтле иптәшләр!”дән башка татарча бер сүз дә әйтелми башлады. Бу юлы корылтай, башка елларга Караганда, танталырак булмады. Көннәр кыска, җәй көне булса, урамнарга чыгып йөрисең, кыш көне бер бинага бикләнеп, киләчәктә тагын җыелырбыз дип өметләнеп таралдык. Татарның үз теленә мөнәсәбәте үзгәрү турында әйтмичә булмас. Кайбер кешеләргә оялырга да туры килде. Урында эшләүче бер агайны, урысча сөйләргә җыенганнан соң, мөнбәрдән куып җибәрделәр. Бик күпләр уйланып калсын. Безнең кешеләр бу сорауларга әзер булырга тиешләр. Заманында бер шагыйребез әйтте: “Телебез бетте, кухняда сөйләшергә калды”. Күрдегезме, нинди зур җыенда сөйләргә, дөньяда билгеле бөтен проблемалар турында сөйләрлек телебез бар. Фән теле дә ул, хисләр теле дә, акыл теле дә.
Римзил Вәли. Монда ике сорау туа. Беренчесе, нишләп ул Казанның үзендә татарча сөйләшү, куллану кими ? Академия, мәктәпләр, гимназияләр, театрлар бар, ә Казан үзе рухи нык торамы? Равил Файзуллин язган иде, Казанмы әллә туган телне оныту башкаласы, дип.
Туфан Миңнуллин. Без бит Казанда яшәгән кешеләр. Саф татар телендә исәнләшеп, сөйләшеп йөрүчеләр күп түгелдер. Әмма ләкин Казан урамнарында, бигрәк тә транспорта, татарча сөйләшеп йөрүче яшьләр бик күп хәзер. Әле күрдем трамвай тәрәзәсендә - татарча бик матур булмаган сүз язганнар. Шуңа да сөендем мин. Бу барысы да без эшләгән эшнең нәтиҗәсе. Хәзер яшьләр үз теленнән оялмый башлады.
Сабирхан Мөхәрләмов. Үзгәрешләр юк дип әйтү дөрес булмастыр. Мин бер көнне телевизордан яшьләр тапшыруын карап тордым. Аларның шул хәтле киләчәк турында, телебез турында нигезләп уйлауларын тыңлагач, безнең киләчәгебез бар дип ышанам.
Миркасыйм Усманов. Галимнәр арасында бу мәсьәләне аңлаучы да бар, аңламаучы да бар. Мәсәлән, быел Казандагы бөтен дөньядагы татар галимнәре форумын уздырдык. Мин тел мәсьәләсендә зур аңлашылмаучанлык килеп чыга дип курыккан идем. Юк, татар теле шактый еш яңгырады. Гуманитар фәннәренең вәкилләре белән түгел, хәтта табигый фәннәре вәкилләре белән. Дөрес, лекцияләр укыган вакытта бездәге терминнарының эшләнеп бетмәвен исәпкә алып, урысча лекцияләр укылды. Ләкин, конгрессның өч теле иде: татар теле, рус теле һәм инглиз теле. Минемчә, русча доклад укыган өчен бәйләнеп утырырга нигез юк. Берничә тапкыр түрәләргә өйгә шалтыратканым бар. “Папы, мамы нет”, “Сейчас позову” диләр. Ә бит бу агайлар үзләре трибунадан татар теле дип сөйлиләр, татар теленә фәлән миллион акча бирелү турында сүз куерталар. Шул акчаның бер кечкенә тиеннәре генә үз балаларын тәрбияләүгә китсен иде. Үз гаиләрендә бала тәрбияләү турында уйлау юк. Бер-ике галимгә, бер-ике язучыга бәйләнүне мин гомумән әдәпсезлек дип саныйм.
Разил Вәлиев. Корылтайда истә калырлык вакыйгалар, хәлләр, фикерләр бик күп булды. Сез, Римзил әфәнде, әйтеп киткән идегез, бер чиновникны русча сөйләгән өчен куып төшерделәр дип. Ул куып төшерү булмады - кисәтү булды. Беренчедән, ул кеше үзе бик ялгышты, халыкка үпкәләп, трибунадан төшеп китте. Ә акыллы кеше бер кайчан да халыкка үпкәләргә тиеш түгел. Шушы ук корылтайда татарча бик яхшы белмәгән Камил Исхаков үзенең чыгышын сөйләделәр, генерал-полковник Рәсим Акчурин тырышып татарча сөйләп чыкты һәм бик күп делегатлар үз докладларын татар телендә сөйләп чыктылар. Бу чиновник болай итергә тиеш иде: докладны бик матур татарча сөйләргә тиеш иде, мөмкин кадәр алып барырга тиеш иде. Ерып чыга алмаса, мин рус мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, татар телен нык белмим, киләсе корылтайга мин менә дигән татарча сөйләрмен дип әйтергә тиеш иде. Путин Татарстанга килеп, татар халкы белән татарча сөйләште. Шушы чиновникның үзенең туган телен читкә этүе халык тарафыннан дөрес кабул ителде.
Ә башка вакыйгаларга килгәндә, күңелгә иң кагылганы – Россия Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, Президент кул куйган закон хакында сөйләшү булды. Мәгариф системасында милли компонентның юкка чыгарылуы мәсьәләсе турында.
Моңа кадәр андый проблемаларны үзебез генә күтәрә идек, милләт пәрвәрләр, язучылар, галимнәр, корылтайга килгән делегатлар, бу юлы шушы фикерне ачык итеп, кискен итеп Россия җитәкчелеге алдында безнең Президентыбыз куйды.
Димәк, без үзебезнең җитәкчелек белән берләшәбез, уртак фикергә килеп, милләт язмышы турында кайгыртабыз. Аннан, үткән корылтайлар бәйрәмчәрәк булган иде. Төрле республикаларның президентлары, җитәкчеләре катнаша иде, Әмма ләкин бу бәйрәм түгел, бу безнең эшебез. Татар халкының проблемаларын үзебез генә хәл итә алабыз.
Римзил Вәли. Менә шундый “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булды 20 декабрьдә, Корбан бәйрәме көнне. Бу изге көндә галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре, зыялылар, эшкуарлар фәкать изгелек турында уйларга тырыштыар. Чөнки чыннан мондый көннәрдә мөселманнар бер-берсеннәренә дә, башка дин һәм милләт вәкилләренә дә кырын караш ташламаска, кыек сүз әйтмәскә тиеш. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бәйрәм хөрмәтенә ниндидер җитешсезлекләр турында сүз куертмаска булды. Чыннан да тәнкыйтьне хурлау дип кабул итә торган мизгелләр була.
5 елга бер тапкыр Казанда корылтайга җыелган татарлар монда килүләре белән, Татарстан дигән дәүләти берәмлекне, аның җитәкчеләрен күрү белән канәгать иде. Шул ук вакытта кемнәрдер менә инде 4 нче тапкыр җыелып, шул ук бәлаләрне, нужаларны санауга, шул ук федераль үзәкнең Русия кануннарының милләтләргә уңайсыз шартлар тудыруы турындагы рәнҗүле һәм дә ялкынлы нотыкларны кабатлауга канәгать калмады. Чөнки татарлар җыелып үзләренең соңгы елларда кылган кайбер эшләре белән горурлану, бераз гына зарлану киләчәккә такыр юллар хасил итми.
Әгәр дә милләттәшләр юлда яткән түмгәкләрне, киртәләрне вакытында күреп алып, алардан котылу чарасын күрсәләр, тәррәкыятькә, үсешкә ирешү җиңеләя. Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтаенда чыгыш ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев милли эшләрдә бер-беребезгә таләпчән булу, тәнкыйть күзләреннән карау турында да әйтте.
Минтимер Шәймиев. Без татар теле турында һәрвакыт кайгырып сөйлибез. Фин татарларының Финляндиядә гомер гомергә үз телләрен саклап калу алуның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Бу бит алар үз куллары белән эшләгән эш. Нинди генә сүзләр сөйләсәк тә, әгәр дә тырышып, җан биреп шушы эшне булдырырга теләгән кешеләр булмаса, моны бер кем дә бер кайчан да эшләмәс. Ныклап өйрәнеп, эшләп була торган эш бу. Кайчакта күбрәк сөйлибез, эшне эшләмибез. Зарланабыз, гомер узып китә.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар конгрессы республиканың соңгы еллардагы иң уңышлы проекты дип санаучы Минтимер Шәймиев хәзергә мәсьәләнең нечкәлекләренә тирәнрәк төшеп эш итүебез җитми ди. Чыннан да, үзе белән хозурланган, гел партия юлбашчыларын мактаган КПСС, сынау мизгелләре җиткәч бик тиз генә таралып төште. Ә халык моңа битараф калды.
Миллионлаган кешенең гаиләсендәге тәртипләр, аларның белемгә, мәдәнияткә омтылуын күзаллау бик кыен. Бары тик бер Җыен фондының бер хәйрия чарасын гына да өйрәнеп, Казан уртасында үткән матур йоланы күрү дә игътибар һәм ниндидер белем таләп итә. ә милләт һәм аның яшәү рәвеше төпсез океан кебек. Бу океанда бату бик җиңел. Һәрхәлдә, корылтайда күтәрелгән һәм күтәрелмәгән мәсьәләрне аңлау, истә калдыру да никадәр көч һәм зиһен таләп итә.
XS
SM
MD
LG