Accessibility links

Кайнар хәбәр

Звезда Поволжья: 2012 елга Русиядә “әфлисүн инкыйлабы” ихтимал


“Звезда Поволжья” газетасының 2007 елда чыккан соңгы санында баш мәкалә “Год Крысы” дип атала. Автор, Рәшит Әхмәтов Дума һәм киләчәк президент сайлаулары турында уйлана, һәм 2012 елга Русиядә “әфлисүн инкыйлабы” да булырга мөмкин, ди.

Аның фиркеренчә, киләсе ел Русия өчен тарихи, чөнки президент алмаша. Алдан ук язып килгәнчә, Әхмәтов бу мәкаләдә Дума сайлауларының дөрес узмавы турында әйтә. Чынлыкта “Бердәм Русия” 65% түгел, ә 30% кына җыярга тиеш булган.
Мәкаләдә, киләсе елга Русиянең нык кына икътисадый проблемалары булыр дип фаразлана. Хәзер инде 12% инфляция, ул тагында югарырак булырга мөмкин, ди автор. Путинның Медведевне президентлыкка тәкъдим итеп, үзе премьер-министр урынында калуын Рәшит Әхмәтов, бу ил башының ике зур хатасы, ди. Беренчесе - аның “Бердәм Русиян" лидеры булуда, икенчесе - үзен премьер итеп калдыруы.Премьер булу, автор фикеренчә, авыр хезмәт, һәм бу хезмәтне ул “йомышчы малай” белән чагыштыра. Шуңа күрә, әгәр Путин конституциягә үзгәрешләр кертеп, өченче мөддәткә калса, бу хәерлерәк булыр иде, ди автор.
Рәшит Әхмәтов шулай ук либераллар белән куәт органнарының хакимият өчен көрәше турында әйтә. Заманында Кудрин Путинны үзенә эшкә алган иде, финанс министры урынбасары булгач та, ул аны үз урынында калдырды. Димәк, Путин чекистларны күпме генә мактаса да, югарыга күтәрелергә аңа нәкъ менә либераллар ярдәм иткән. Шуңа да аның тарафыннан президентлыкка либерал Медведев тәкъдим ителү, бу дөрес гамәл, ди автор.
Рәшит Әхмәтов фаразларынча, киләсе Дума сайлауларында хәл үзгәрергә мөмкин. Бүгенге көндә интернетка керүче 10 миллион кеше, хакимият фиркасенә каршылык белдереп, оппозиция фиркаләрен сайлаган. 2012 елга мондыйларның саны 40 миллионга җитәчәк. Һәм бу елны хәтта “әфлисүн инкыйлабы” да булырга мөмкин.
Быелгы президент сайлауларында кем җиңүгә карап - либераллармы, әллә куәт органнарымы - илнең киләчәге билгеләнәчәк. Хакимияткә либерраллар килсә, Русия Европа юлы белән үсеш алачак, хакимияткә куәт органнарында эшләүчеләр килсә, Русия "кытайлашачак" ди, Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG