Accessibility links

Сембернең этномәдәни компонентлы 91-мәктәбендә семинар узды


Аның рәсми исеме – “Урыс теле мөхитендә татар телен укытуны камилләштерү ысуллары”.

Чарада Татарстанның дәрәҗәле мәгариф хезмәткәрләре дә катнашты. Кунакларны, гадәттәгечә, укучылар чәк-чәк белән каршыладылар.

Очрашу мәктәпнең тамашалар залында ачылды. Анда укучылар гына түгел – аларның ата-аналары да катнашты. Кунакларны Иделаръягы районы башлыгы Олег Шевченко тәбрикләде. Җитди чыгышлар балалар тәкъдим иткән җыр-бию-шигырьләр һәм танылган шагыйрә Резеда Вәлиеваның үз шигырьләрен укуы белән чиратлашып бардылар. Мәктәпнең 2-сыйныф укучысы Рәзинә Хәбибуллина - һәр чарада төрле темаларга шигырьләр укуы белән танылган танылган бала. Аның репертуарында Резеда Вәлиева шигырьләре дә бар икән. Нәнинең чыгышы шагыйрә йөрәгенә бал да май булды, күрәсең: Резеда ханым күзләрендә шатлык яшьләре дә ялтырады. Шагыйрә үз китапларын, үзе укыган шигырьләре-әкиятләре тупланган аудио-дисклар алып килгән икән. Аларның барчасын да сатып алып бетерделәр. Хәер, беркадәрен мәктәпкә бүләк итеп тә өлгергән иде ул.

Татарстанның Мәгариф үсеше институты директоры Фәйзелхак Ислаев чыгышы телебезнең данлыклы тарихына багышланган иде. Мәсәлән, урыс сәяхәтчесе сыйфатында танылган Афанасий Никитин юлъязмасының төрки телдә язылган булуын белмәгәннәр өчен “олуг ачыш” ясады ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Эльвира Юнысова әйтүенчә, чараның максаты – шушы мәктәп һәм татар балалары күпләп тупланган тәрбия бакчалары эшчәнлеге белән танышу, хуҗаларга исә методик ярдәм күрсәтү. Хәер, методик кына түгел – кунаклар байтак китаплар да бүләк иттеләр. Уку әсбаплары алыр өчен заказ-заявкалар биргән очракта бушлай җибәрү мөмкинлеген дә белдерде Эльвира ханым.

Тантаналы очрашу “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Соңнан кунаклар уку бүлмәләре белән танышып чыктылар – канәгать калдылар кебек. Әмма күргәзмә әсбапларның аз булуына да игътибар юнәлттеләр.

Эшлекле һәм җитди әңгәмә тар даирәдә – чәй эчкәндә дә дәвам итте. Татарстанның Тау ягы районнары ана теле укытучыларының методисты, Буа каласының Луначарский исемендәге урыс мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнур Әйзәтуллова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә оештырылган Ринат Харис музее эчтәлеге белән таныштырды. Уңган ханым икән ул: җырчы да, шагыйрә дә…

Икенче көнне Гөлнур ханым Әмирхан Еники иҗатына багышланган мастер-класс тәкъдим итте. Бөек язучыбызның кыска гына хикәясе нигезендә тәрбия үрнәген күрсәтте ул. Татарның кунакчыллыгын, ничек кунакларны каршылавын, кунакта үзеңне әдәпле тотуны образлы тасвирлады укытучыларның укытучысы. Җавап итеп, 91-мәктәпнең ана теле уытучысы Зөһрә Хәбибуллина да ачык дәрес бирде. Кунаклар шулай ук гарәп теле укытучысы Галиябану Зиннәтуллинаның Хаҗ, Корбан бәйрәме турындагы дәресендә дә катнаштылар.

Аннан соң кунаклар татар балалары күпләп тупланган 20-нче һәм 206-нчы балалар бакчалары белән таныштылар. Җирле укытучылар әйтүенчә, аларның милли бакча статусына ия булулары көтелә. Әлегә рәсми кәгазьләр әзерләнә, ди. Кунакларны шулай ук “Биләр” исемле мәдрәсәгә дә алып бардылар, анда яшәп укучы шәкертләр белән таныштырдылар.

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Бу чараны оештыруда Иделаръягы районы автономиясе рәисе Рафаил Нәҗметдинов һәм ата-аналар комитеты рәисе малтабар Илгизәр Зыятдинов зур хезмәт куйдылар.
XS
SM
MD
LG