Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа ел бәйрәменә чыршы нигә кирәк?


- Бәйрәм инде, балаларга кирәк, безгә кирәк.
- Аны чыршысыз үткәреп буламы соң ?
- Юк, булмый .
- Яңа елның символы бит ул, дип саныйм мин. Тарихын белмим.
- Ул бит элек безнең халыкта булмаган . Безгә читтән кергән. Чыршыны әйтәләр иң беренче немесләр керткән, дип. Бу инде урта гасырларда, шуннан Россиягә кергән, дип беркөн телевидениедән сөйләп тордылар.
- Яңа ел бәйрәменә чыршы кирәк микән ул , гомүмән ? Инде ничә ел буе Төркиядә яшим, анда андый гадәт юк.
-Димәк, Төркиядә Яңа ел бәйрәмендә чыршы куймыйлар?
- Юк андый гадәт юк , соңгы елларда инде кайбер кибетләрдә ясалма чыршылар куялар . Һәм бигрәк тә мөхитне саклаучылар, экологияне яклаучылар тарафыннан төрле фикерләр әйтелә, нигә, нәрсәгә кирәк ул, Яңа елда агачны әрәм итү? дип.
-Чыршысыз күңелсез, чыршы күңелне күтәрер өчен. Ул гасырлар буе Петр заманыннан ук килгән инде. Тарихын белмим.
- Яңа елга, чыршы, татар халкына элек кирәк булмагандыр. Чөнки төрки халыклар, без , мөселманннар Яңа елларны каршы алабыз апрель азакларында яфрак бәйрәме белән, ягъни табигать уяна, җанлана башлагач. Шуңа күрә безнең мөселманнар календаре буенча ул безнең бәйрәм. Бу католиклар һәм христианнар бәйрәме.
- Чыршы ул яңадан туу символы. Мин православ дине вәкиле. Чыршы ул яңадан торгызылу, яңадан туу символы итеп кабул ителә. Анда ниндидер яшеллек булырга тиеш. Мәсәлән, бездә чыршы. Элек ул пальма булган. Ниндидер мәңгелек символы булырга тиеш. Бездә мәңгелек символы итеп чыршыны сайлаганнар. Ә ни өчен пальма булган, ансы турында әйтә алмыйм. Ә хәзер ул балалар бәйрәме булып, хуш исе белән безне җәлеп итә, шулай итеп кабул ителә.
- Яңа елда чыршы кәефне яхшыртыр өчен.
- Дусларың белән җыелып күңел ачыр өчен, чыршы күңелне күтәрә, яшеллек матурлыкны биреп тора. Анда янган утлар бәйрәм хисе уята.
-Чыршыны без кисеп бизәп куйгач, урманда агачлар бетә, сакламыйбыз үзебезнең агачларыбызны.
- Балалар яраталар бит чыршы янында әйлән -бәйлән уйнарга.
-Бу бәйрәмдә чыршыларны кисүне бер вакыт тыйганннар иде. Сталин вакытында бу бәйрәмдә чыршы куюны тагын кире керттеләр.
- Менә бу урыс кешесе, ә мин удмурт. Ха-ха-ха! Әмма без икебездә татарчаны беләбез, аз гына булса да. Мин Кукмарадан. Һәрчак пихта алып кайта идем. Шаморданнан 10 чакрым гына безнең авыл. Хәзер балалар үсте инде, хәзер куймыйм, 40 грамм коньяк җитә, башка нәрсә кирәкми.
- Безнең ясалма чыршы, чын агачларны кисәргә кызганабыз, елда авылга кайтып йөрибез, күрәбез анда агачларны ничек утырканнарын, аларны ничек үстерәләр. Кирәк инде ул чыршы. Кайбер ясалма чыршылар агулы дип телевизордан сөйләгәннән соң, без бик каты тикшердек, исе дә юк, хуш исе дә юк.
- Бәйрәм төсмере бирер өчен. Ул барыбер үзенә күрә бер символ булып тора.
-Ялгышмасам, тарихы аның Германиягә барып тоташа. Традиция Германиядән киткән бугай, чыршы кую. Һәм гаиләне берләштерүче бер символ Яңа ел табынында.
- Бәйрәмне тою хисе : мандариннар исе һәм чыршының хуш исе.
- Бәйрәм яме чыршыларда. Чыршы булгачтын, ничектер яшеллек, матур, җылы, күңелле. Ләкин ел саен яңа чыршы кисеп утырту, бик әйбәт нәрсә түгел инде.
XS
SM
MD
LG