Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биназир Бһутто бүген үзенең туган авылында җирләнде


Пакыстаннң оппозиция лидеры, элекке премьер-министры Биназир Бһутто бүген үзенең туган авылы – Синдта җирләнде. Пакыстанда 3 көнлек матәм игълан ителде.
Пакыстанның берничә шәһәрендә төрле тәртипсезлекләр башланган һәм анда, соңгы мәгълүматларга караганда, 11 кеше үлгән.
Пакыстан президенты Пәрвә Мөшәррәф халыкны тынычлыкка чакырды һәм Бһуттоны үтерүчеләр җаваптан кача алмаячак диде.
Дөнья җәмәгатьчелеге әлеге җинаятьне кискен тәнкыйтьләде.
Кайбер мәгълүмат чараларында Бһуттоны үтерүне үз өстенә Әл-Каида алган дигән хәбәрләр чыкты. Әмма рәсми рәвештә бу әле расланмады.


XS
SM
MD
LG