Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Петербур хокук яклаучылары Яблоко фиркәсенең төбәк бүлеген яклый


Петербурда хокук яклаучылар, язучылар, адвокатлар һәм депутатлар Яблоко фиркәсенең төбәк бүлекчәсен яклау максатыннан ачык хат имзалады. Хакимият Яблоконың төбәк бүлекчәсен биналарыннан куу белән яный. Декабрь уртасында Петербур губернаторы Валентина Матвиенко бинаны Эшмәкәрләр йортына бирү турында белдерде. Ачык хатны язучы 24 кеше Яблоконы гына түгел, ә хокук саклау хәрәкәте үзәгенә әйләнгән бу бинаны якларга кирәк дип әйтә.
Хатта Яблоконы бинасыннан куу шәһәрнең иҗтимагый тормышына зыян китерә, моның өчен бернинди хокуки нигезләр юк һәм бу сайлауларда әлеге фиркә өчен тавыш биргән меңләгән кешене ихтирам итмәү була дип язылган.

XS
SM
MD
LG