Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Президент Шурасы әгъзалары канәгать


Башкортстанда һәр гаиләдә генә түгел, ә һәр оешмада, һәр ширкәттә дә яңа ел җитеп килүе ныграк сизелә.

Хәер сизелми хәле дә юк, санаулы гына сәгатьләр калып килә ич 2008 елга аяк басарга да. Республика җитәкчеләре дә бу елга йомгаклар ясап калырга ашыга. Шул уйдан чыгып Башкортстан Президенты Шурасы утырышы булып үтте. Анда катнашучылар республика президентының быелгы елга юлламасының үтәлешен тикшерде.

Мортаза Рәхимов үз чыгышында быелгы елның Башкортстан өчен аеруча истәлекле һәм бик җаваплы булганлыгын ассызыклады. 450 еллык юбилей чикләрендә бик күп эшләр башкарылды, дип күтәренке күңел белән хисап тотты ил башы. Аның сүзләренчә, илнең бер генә төбәгендә дә Башкортстанда быел төзелгән хәтле биналар һәм юллар, күперләр төзелмәгән.

Аннан соң сүзне премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов алды. Үзенең чыгышында ул да, нигездә, Башкортстанның быел ирешкән уңышларына тукталды. Төзелештә дә, сәнәгать өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгында да илдә алдынгы урыннарны билибез дип тәгаен саннар белән дәлилләде Хөкүмәт башлыгы. Аңардан соң чыгыш ясаган тагын берничә кеше шулай ук Башкортстан чәчәк ата дигән фикерләрен яңгыратты. Шулай итеп Президенты шурасы әгъзалары күзлегеннән караганда быелгы ел бик шәп булган икән.

Утырыш азагында президент Мортаза Рәхимов тагын кыскача гына чыгыш ясады һәм залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп киләсе елны ничек атау турында киңәшләшкәндәй итте.

Мортаза Рәхимов әйтүенчә, Русиядә киләсе ел Гаилә елы дип аталу уңаеннан Башкортстандагы елны да шул юнәлештәге бер исем белән атау кулай булыр иде. Шулай да әлегә Президент утырышында катнашучылар тәгаен исемне бәян итмәде. Якын көннәрдә үк аның төгәл исеме мәгълүм булыр һәм Мортаза Рәхимовның шул хакта фәрманы да дөнья күрер дип уйларга кирәк.

XS
SM
MD
LG