Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент фикерләрен халыкка җиткерүчене эзлиләр


Менә бер айга якын инде Башкортстан Президенты халыкка үз сүзләрен үзе генә җиткерергә мәҗбүр.


Ни өчен дигәндә, менә бер айга якын инде аның матбугат үзәгенең җитәкчесе юк. Элекке сүзчесе Ростислав Морзагулов дүрт ел элек үзе килгән җиренә, ягъни Мәскәүенә кайтып киткәч, бу җылы урын буш торып калган иде. Менә шуннан бирле бу кәнәфигә кеше эзлиләр.

Соңгы көннәрдә кайбер бәйсез электрон мәгълүмат чараларында Мортаза Рәхимовның сүзчесе кем булачагы турында төрле фаразлар да урын ала башлады. Берничә көн элек бу урынга Шамил Вәлиев чакырыла икән дигән хәбәрләр таралып алды. Шамил Вәлиев Русиянең “Известия” гәзитенең Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшләүче журналист.

Башкортстан президенты сүзчесе урынына тагын бер кешене - Борис Мелкоедовны да кодалыйлар икән дигән имеш-мимешләр дә таралды җәмәгатьчелек арасында. Мелкоедов әфәнде бүгенге көндә Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат һәм полиграфия идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. Исеме урысча булса да, әнисе башкорт булганга, башкортча да бик яхшы сөйләшә ул. Шуңа күрә аны матбугат сүзчесе итүдә башкортча белүе дә зур роль уйнарга мөмкин, диләр.
XS
SM
MD
LG