Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 ел нәтиҗәләре: Оренбур


Оренбур татарлары өчен үткән ел эшләре күбрәк мәдәният өлкәсенә кагыла. Шуны әйтергә кирәк: 2007 елда шәһәрләргә караганда, өлкәнең татар авыллары активрак булдылар.


Шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрү буенча Беляевка районының Алабайтал авылы старт бирде.
Казанның “Яңа гасыр” каналын карау өчен, бөтен авыл белән, кабелле телевидение үткәрүдә Пономаревка районы Дүсмәт авылы үрнәк булды. Шулай ук соңгы елларда татар авылларының юбилейлары күпләп үткәрелә башлады.
Ислам динен чагылдырган матбугат чараларының берсенә – элегрәк, өлкә татарларының “Яңа вакыт” гәҗитенә кушымта буларак, ә 2007 елда аерым басма булып дөнья күргән “Минарет” гәҗитенә 5 ел тулды. Әлеге гәҗитне оештыручысы – Татар Каргалы авылының мөселман оешмасы. Шулай ук Каргалы авылында 3-нче мәчеткә нигез салынды һәм заманча эшләнгән проект нигезендә ислам үзәген төзү буенча эшләр башланды.
Тагын, Каргалы урта мәктәбе, татар мәктәпләреннән 1-че буларак, РФ Президентының 1 млн. Грантына ия булды һәм мультимедияле аудитория эшләде.
Өлкә Сабан туе, шулай ук зурлап Әсәкәй районында үтте. Татарстанда 2007 ел “Хәйрия елы” булганга, Әсәкәй район татар милли мөхтәрияте беренчегә инвалид коляскалары тапшырды.
Ә инде Оренбурда татар дөньясын үзара бәйләп торган 3 татар утравы бар. Ул татар телен өйрәнүче, 250-ләп бала белем алган, 38-че мәктәп. Әлеге уку елында 38-че мәктәп 200 меңлек Грант алды.
М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры сәхнәгә яңа спектакльлар куеп, аларны өлкә татарларына гына түгел, ә Самара , Чиләбе татарларына да күрсәттеләр.
2007 елда да татарлар белән бәйле булган барлык чаралар шәһәрнең Х.Ямашев исемендәге татар китапханәсендә үтте. Әлеге китапханә, Бөтендөнья татар Конгрессы ярдәме белән, үз фондларын меңнән артык китапка баетып, өлкәнең 60-ка якын татар авылларының китапханәләренә дә китаплар өләшеп чыктылар.
Алда әйтеп кителгән татар оешмалары оренбур татарлары белән Башкортостан татарлары арасында беренче күпер салдылар – шагыйрь Дәрдемәнгә багышлап кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә 25-ләп ут күршеләребез катнашты.

2007 елда тагы бер яңа проект гамәлгә ашты. Башкалар белән бергә, әлеге проектта, татар йорты да каралган.
2007 ел башыннан, Оренбурның Гагарин проспектында, өлкә губернаторы тәкъдим иткән, 10 утардан торган “Милли авыл” проекты тормышка аша башлады. Мондый милли йортлар әле Руссия күләмендә юк дәрәҗәсендә. Әлеге елны 10 утардан (украин, башкорт, казах) йортлары ачылды. Һәр йорт 20 сутый җирдә урнашкан.
Башкорт утарын гамәлгә ашыруга 7 млн. сум акча киткән, шуның 1 млн. Башкортостаннан бирелгән, калганы Башкортостанның Оренбур өлкәсендәге вәкиллеге иңенә төште. Башкорт халкы йорты түбәндәгеләрдән тора: мөселман төзелешенә охшаш музей бинасы, аннан ике катлы бина – милли оешма офисы, китапханә, ашханә урнашты.
Ерак түгел бурап эшләнгән тимерче алачагы һәм келәт. Башкорт йортын ачу тантанасы – Башкириянең 450 ел элек Руссия составына керүен билгеләп үтү алдыннан булды.
Хәзерге көндә, милли йортта, башкорт халык ашларын тәкъдим итүче, ашханә эшли башлады. Яңа ел алдыннан, беренче тапкыр, башкорт балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Шул ук көнне, башкорт Корылтае әгъзалары да чыршы тирәсендә җыелдылар.
Шул исәптә Гагарин һәйкәле артындагы утарларның 9-сы булган татар мәйданчыгында төзелеш эшләре сүлпән бара. Электәге Әхмәт байлар кебек меценатлар-иганәчеләр булса, түзмәсләр иде: “без кемнән ким?” дип, барысыннан да уздырырга тырышып, ярышка чыгарлар иде һәм һичшиксез, беренче булып “Татар утары” ачылган булыр иде!
2007 ел барышында, Оренбур өлкәсе татарларының тормышы шундый булып күренде.
XS
SM
MD
LG