Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Казан елга порты кышын да эшли башлады


Казан белән Югары Ослан арасында менә шундый көймә йөри башлады

Казан белән Югары Ослан арасында менә шундый көймә йөри башлады

Бозда таймый, суда батмый, хәтта ком өстеннән дә очып бара торган бу көймәнең нигезендә ике "Газель" машинасы моторы булса да, тавышына караганда аны очкыч диярсең. Моны машинаның тизлеге дә исбатлый. Автобус белән сәгать ярым урап кайта торган озын юлны "МАРС-2000" көймәсе 7 минутлык кына җитез сәфәргә калдыра.

Ул карда сәгатенә 60 чакрым, бозда сәгатенә 100 чакрым тизлек җыя ала. Юлчылар утырып барган җирдә исә тавыш әлләни ишетелми, урындыклары йомшак, җылы, хәтта салмак кына көйдә ишетелә. Билет бәясенә килгәндә, бер якка 50 сум, баларга - 25, автобуста исә бу хак 60 сум, шуңа күрә дә Югары Ослан халкы бу машинада йөрүне кулай күргәндер. Инде беренче көнне үк көймә Казан белән Югары Ослан арасында якынча 600 кешене йөрткән. Казанга мондый көймә кайтартылуының максатларын Казан елга пассажирлар агентлыгы җитәкчесе Александр Бабурин болай аңлатты:
Әлбәттә моның берничә сәбәбе бар. Беренче чиратта, бу безнең оешмага бәйле. Гадәттә елга порты җәй генә эшләп, кыш эшсез була иде, хәзер безнең хезмәткәрләргә кыш та эш бар. Шулай ук бу утырып йөрүчеләргә дә бик уңайлы. Бу көймәне шәһәр транспорты дип әйтергә була.
Бу көймәнең пассажир транспорты булуы әлегә яңалык, чөнки ул күбесенчә хәрби машина буларак билгеле. Бәясе чагыштырмача кыйбат – 12 миллион. Шуңа да төбәкләрдә мондый көймәләр сирәк очрый, ди Александр әфәнде:
Mars-2000 Boat
Күбесенчә бу көймәләр Себердә киң кулланыла. Идел буйлап алар күп түгел. Белгәнемчә, Волгоградта бар берәү, икенчесе бездә һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Беренче көнне 600 кешене йөрткән дип санаганда, бу машина 30 мең сум табыш китергән. Көймә дизел ягулыгы белән йөри, 100 чакрымга якынча 40 литр ягулык яга. Мондый керемнәр белән елга порты хезмәткәрләре көймә үз-үзен 3 елда акларга тиеш, ди Бабурин:
Әлегә билетның үз бәясе 80 сумга төшә, ләкин без аны 50 сум дип куйдык. Бәлки киләчәктә бу сан үзгәрер, әлегә шулай кала. Мондый очракта ул үз-үзен 3 елда аклар дип уйлыйбыз.
Әлегә бу көймәне йөртү, тәҗрибә рәвешендә генә үтәлә. Әгәр халык бу транспортка мохтаҗ икән, елга порты хезмәткәрләре аны бу эшне җәй көне дә дәвам итәргә исәпли. Бу турыда Казан елга пассажирлар агентлыгы җитәкчесе Александр Бабурин болай диде:
Җәен бу көймә Иделнең сул ярына, Яшел Үзән, Боровое Матюшенога йөриячәк дип планлаштырабыз. Ник дигәндә, бу җирлектә елга сай, су көймәләре төпкә утырырга мөмкин, ә һава көймәсе бу җирләрдән җиңеллек белән барачак.

Халык бу үзенчәлекне көймәне ничек каршы алды дигәнгә, Александр Бабурин болай җавап бирде:
Пассажирлар тулаем алганда канәгать. Бу көймә аларга ошады. Бары көймәнең йөрү вакытларына бәйле бер тәкъдим булды. Хәзерге вакытта без иртән кеше эшкә барганда 3 тапкыр һәм кич белән кеше эштән кайтканда 3 тапкыр йөрибез. Пассажирлар безгә көндез дә бер рейс ясарга тәкъдим иттеләр.
Шулай итеп Казанга үзенчәлекле транспорт һава көймәсе килде. Халык арасында ул киң кулланылышка кереп китә алырмы, вакыт күрсәтер.

XS
SM
MD
LG