Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:03

Яңа елга Русиядә яңа "Язмыш шуклыгы"


"Язмыш шуклыгы. Дәвам" фильмыннан бер күренеш

"Язмыш шуклыгы. Дәвам" фильмыннан бер күренеш

Элекке Советлар берлегендә дистә еллар буе һәр Яңа ел алдыннан кабатлана торган бер гадәт бар иде. 31 декабрь көнне миллионлаган кеше телевизор алдына утырып "Ирония судьбы" ("Язмыш шуклыгы") дигән фильм карый иде. 1975 елда төшерелгән, совет тормышының бертөрлелеген оста тәнкыйтьләгән бу фильм күпләр өчен Яңа ел каршылауның бер өлеше иде. Режиссер Тимур Бекмамбетов быел шул фильмның дәвамын ясаган.


Миллионлаган гаилә дистә еллар буена яратып караган, ел саен көтеп алган фильмнар дөнья мәдәниятендә сирәк күренеш. Танылган режиссер Эльдар Рязанов төшергән "Язмыш шуклыгы, яисә Җиңел пар белән!"фильмы - шундыйларның берсе.

Фильмны күргән кешеләр аның эчтәлеген яттан белә. Женя исемле урта яшьләрдәге ир-ат Мәскәү мунчасында дуслары белән яңа елны «яхшы» гына каршылаганнан соң, ялгышлык белән, бер иптәше урынына Ленинградка баручы очкычка утыртылып җибәрелә.

Совет тормышының бертөрлелеге хәтта архитектурада чагылыш таба. Бер үк төрле урамнар, йортлар, фатирлар. Үз өемә дип кайткан Женя, уянып күзен ачса, Надя исемле бер ханымга тап була. Махмырдан башы каткан Женя үзенең чит фатирда ятуын танырга теләми.

Менә шулай, драма катыш комедия итеп ясалган, совет тормышының бертөрлелеген тәнкыйтьләгән бу фильм Брежнев чорының бер сагышлы сурәтенә әйләнде. Шуңа да, чыгышы белән казах, Русиянең танылган режиссерына әйләнәгән Тимур Бекмамбетовның шушы классик фильмның дәвамын төшерүе күпләр өчен көтелмәгән булды.

"Язмыш шуклыгы. Дәвам" дип аталган яңа фильм кинотеатрларга 21 декабрь чыкты. Ул чынлап та Женя һәм Надяның гыйшык тарихының дәвамы булып тора. Ләкин алар кавышмаган. Надя үзенең элекке йөргән егетенә кияүгә чыккан, шулай ук, Надя исемле кызы үстерә. Женя да Мәскәүгә кайтып өйләнгән, аның Костантин исемле улы бар.

Яңа фильмда Женяның мунча дуслары бу юлы аның үзен түгел, ә улын хәзер инде Петербур шәһәренә озата. Константин белән яшь Надя арасында гыйшык уты кабына.

Күп кенә тәнкыйтьчеләр, яңа фильм чыкканчы ук, классиканы яңарту тырышлыгына тәнкыйть белдерде, яңа фильмны искесенең уңышсыз шәүләсе, дип аңа тискәре бәя бирде.

"Әлбәттә, ул ихласлыгы белән дә, үтемлелеге белән дә беренчесенә оттыра. Ләкин барыбер, геройлар, Советлар берлеге белән авыр еллардан соң нәрсә булганын белергә тырышу - кызыклы", ди тәнкыйтьче Дмитрий Быков.

Кайбер тәнкыйтьчеләр фикеренчә, беренче фильмда булган сәяси сатира, яңасында коммерция белән алыштырылган. Әйтик, геройларның берсе «Билайн» исемле телефон ширкәтендә эшли. Ә бу ширкәт фильмның төп спонсорларының берсе.

Яңа фильмда хәтта президент Путин да күренеп китә, телевидение аша халыкка яңа ел котлавын ирештерә.

Женя һәм Надя рольләрен шул ук актерлар – Андрей Мягков белән Барбара Брыльска башкара.

XS
SM
MD
LG