Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020нче елга Гонконг җитәкчелеген халык үзе сайлап куячак


10 елдан Гонконг халкы төбәк хакимиятен үзе сайлый алачак. Бу хакта Гонконгның хәзерге җитәкчесе Дональд Цан белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу карарны Кытай халык республикасы парламенты – гомумкытай халык вәкилләренең җыены кабул иткән. Шулай ук 2020нче елга Гонконгның канун чыгару мәҗлсе дә тулысы белән халык тарафыннан сайлана торган булыр дип көтелә.
Гонконг – Британиянең элеккеге колониясе. Ул 1997нче елда Кытайга кайтарылган иде һәм анда махсус вәкаләтләрдә тора. Хәзер Гонконгның хакимият башлышы Пекинга якын булган махсус комитет тарафыннан сайлана.


XS
SM
MD
LG