Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әзербәйҗан президенты 119 тоткынны ярлыкады


Әзербәйҗан президенты Илһам Алиев 119 тоткынны төрмәдән азат итү турында карар имзалады. Алар арасында быел хөкем ителгән 5 массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре дә бар. Ләкин 2 танылган оппозиция журналистына бу карар кагылмады. “Көндәлек Әзербәйҗан” һәм “Чын Әзербәйҗан” дигән газеталары баш мөхәррире Эйнулла Фатулаев һәм “Азатлык” газетасы хезмәткәре Сәгыйть Заһидов төрмәдә калачак.
Карабах турында язган Фатулаевны милләтара низаг тудыра дип 8,5 елга хөкем иткәннәр иде. Заһидов исә наркотиклар саклауда гаепләнеп 3,5 елга хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG