Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә сайлау нәтиҗәләре озак игълан ителмәүгә халык канәгатьсезлек белдерә


Кениядә оппозиция тарафдарлары урамга чыкты. Алар лидерлары булган Райлу Одингуны президент сайлауларында җиңүче дип игълан итүне таләп итә.
Полиция кайбер шәһәрләрдә бәрелешләр булганын әйтә. Шулай ук милләтара нигездә дә тәртипсезлекләр күзәтелә, чөнки сайлаулардагы ике намзәт төрле милләт вәкиле.
Оппозиция сайлау нәтиҗәләрен озак игълан итмәүдә хакимиятне гаепли. Хәзерге Кения президентын Мваи Кибакины тәхетендә калдыру өчен тавыш санауда хәрәмләшүләр алып барыла дип белдерә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, әлегә 4 процент күбрәк тавыш белән Кибаки җиңеп бара.

XS
SM
MD
LG