Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан президенты урамдагы тәртипсезлекләрдә катнашучыларга каршы катгый чаралар күрергә боерды


Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф урамдагы тәртипсезлекләрдә катнашучыларга каршы иң катгый чараларны күрергә боерык бирде. Мөшәррәф моны хәрби, саклану оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.
Пәнҗешәмбе көнне оппозиция лидеры Биназир Бһуттоны үтергәннән соң башланган бәрелешләрдә генә дә 40лап кеше үлде. Кайбер шәһәрләрдә кибетләр, банклар һәм оешмалар таланган.
Дүшәмбе көнне Пакыстан үзәк сайлау комиссиясе 8нче гыйнварга билгеләнгән парламент сайлауларын уздыруны кичектерү-кичектермәү мәсьәләсен карыячак.

XS
SM
MD
LG