Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкычта иминлек. Файдалы киңәшләр


АН-148 очкычы
АН-148 очкычы

Ял вакытлары җитте, кешеләр күпләп юлга, сәфәргә чыга. Очкычларда иминлек мәсьәләсен күтәрү өчен уңай форсат. Сакланганны саклармын, дигән Ходай.


Бүгенге тормышыбызны бер генә мизгелгә очкычларсыз, боралакларсыз күз алдына китереп карыйк әле. Йә, ничегрәк? Юк шул күз алдына китерүкәйләре бик авыр. Бар тормыш тукталып калган кебек, адәм баласының эшчәнлеге, хәяты таш гасырларга кадәр мәтәлгән кебек була, шулай бит.

Бүгенге ашкынулы яшәешебездә йөк ташучы очкычлар да, юлчылар йөртүчеләре дә гаять тиз һәм мөһим транспорт төре. Миллионнарча кешене Җир-анабызның бер читеннән икенчесенә санаулы сәгатьләрдә илтеп җиткерүче “тимер кошларга” ничек сокланмыйсың ди инде!? Ләкин соклану янында курку хисләре дә янәшә йөри шул. Ни хәл итәсең, әле теге илдә, әле бу тарафта очкычлар казага очрап торганда, берьюлы йөзләрчә кешенең гомере өзелгәндә башкача була да алмыйдыр.

Очкычларның казага очрап торулары һәрчак булган. Моны төрле тикшеренүләр нәтиҗәләре дә ачык күрсәтә. Ләкин менә шул бәла-казаларда исән калган юлчылар нисбәте төрлечә. Мисал өчен, 1930 елларда фаҗига булган очкычларда кешеләрнең 18 проценты чамасы гына исән кала торган булган. 1950 елларда бу сан 23 процент тирәсе. 1980 елларда казага очраган очкычларда исән калучылар уртача 33 процентка җиткән. 1990 елларда исә бераз кимегән - 32 процент чамасы булган. Гражданнар авиациясе халыкара оешмасы исәпләп чыгарган саннар бу.

Төрле оешмалар очкычларның кайсы очракта күбрәк бәхетсезлеккә очравын да өйрәнә. Мәсәлән, Лондонда нәшер ителүче “Economist” журналы мәгълүматларына караганда, иң күп казалар очкычлар җиргә төшеп утырганда, ягъни, тәгәрмәчләре җиргә кагылганнан соң була икән. Барлык фаҗигаләрнең 25 проценты туры килә бу очракка. Шулай ук, һавага күтәрелү өчен, җирдә тизлек җыючы очкычларның да хәвефе күп. Казаларның 18 проценты нәкъ менә алар өлешенә дә төшә. Очкычлар җиргә төшеп барганда да казаларның 16 проценты була. Җиргә төшү әзерлеге дә хәвефсез түгел – казаларның 12 проценты шушы очракка туры килә, диләр. 11 процент казалар очкычлар җирдән аерылып күккә менә башлагач була. Ә менә иң аз казалар очкычлар биеклекне киметеп, җиргә якыная башлаган мәлдә теркәлгән - барлык фаҗигаләрнең нибары 3 процентын гына тәшкил итә.

Әлбәттә, очкычлар һәлакәтенең дә гадәттән тыш очраклары булып тора. Террорчыларның явызлыгы белән дә әллә күпме хәсрәтле хәлләр булуына үзебез дә шаһит. Шул ук АКШта 2001 елның 11 сентябрендә булган кеше ышанмаслык хәлләрне генә искә төшерү дә җитә. Ләкин алары чынлап та гадәттән тыш очраклар инде. Ә менә очкычның төзексезлеге, йә булмаса кеше факторы, очучыларның игътибарсызлыгы аркасында булып торган хәвефләрдә нишләргә? Һава сәфәрендә без үз иминлегебезне үзебез дә арттыра алабызмы соң? Бик тырышканда була кебек анысы да.

Һавадагы иминлекне махсус өйрәнүчеләр дә төрле киңәшләр биреп тора. Менә АКШның Транспортта хәвефсезлек дәүләт шурасы тарафыннан һава сәфәренә чыгучы юлчыларга бирелгән 10 киңәшкә күз салып алыйк әле.

1. Бер урынга гына бара торган очкычны, ягъни башка бер җирдә дә тукталыш ясамый торган очышны сайлагыз. Андый очышларда җинаятьчеләр очкычны сирәгрәк очракта кулга төшерә (Үзебездән дә өстәп әйткәндә, биредә иминлекне, очкычның берничә тапкыр очып китү һәм төшү зарурияте булмау да арттыра, билгеле).

2. Зуррак очкычларны сайлагыз. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, андый очкычлар җиргә бәрелгәндә, кешеләрнең исән калу ихтималлыгы күбрәк.

3. Очкычка кергәч, баш өстегездәге киштәне авыр әйберләр белән тыңкычлап тутырмагыз. Чөнки, әгәр очкыч һава өермәсенә эләксә, йә мәтәлеп төшсә, киштәдән ишелүче әйберләр имгәтергә мөмкин. (Үзебезнең тәҗрибә: авыр букчаларны утыргыч астына куябыз, бердән - иминрәк була, икенчедән - очкычтан төшкәндә өстән үрелеп алу мәшәкате булмый).

4. Очкычка һәртөрле хәвефле матдәләр алып керүдән сакланыгыз.

5. Һәрчак уяу булыгыз. Ел саен очкычлардагы әллә күпме юлчылар йә кайнар чәйдән, йә кофедан пешә. Шулай ук иң күп җәрәхәтләрне очкыч бәдрәфләрендә дә алалар. (Бәдрәф очрагында тәҗрибәбез юк, шуңа да анысы ничек була икән тагын дигән кызыксыну туа).

6. Күп эчмәгез. (Үзебездән өстәмә: чәй, каһвә, төрле суларны гына түгел, ә шәраб белән коньякны да. Хәмер күңел күтәрерлек һәм юлның озынлыгын сизмәслек кенә булса, иң яхшысы. Алайса артык сәрхүшләнгән баш мие күзәнәкләренә нинди уйлар килмәс).

7. Хәвефсезлек каешын очыш вакытында да ычкындырмагыз. Әлеге иминлек чарасы очкыч җиргә бәрелгән чакта гына түгел, ә күктә көчле һава өермәсе булганда да, файдага булырга мөмкин. (Анысы да дөрес, күпләребез каешны эләктерү таләбен очкычтагы юлчыларны хезмәтләндерүчеләр көйсезлеге, мыжыклыгы итеп кенә кабул итә. Ә бит тәү чиратта үзеңне уйлау кирәк).

8. Очкыч экипажы әгъзалары иминлек чаралары турында әйткән киңәш-теләкләрне дикъкать белән тыңлагыз. Биш минутка игътибар бүлү гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр. (Очкыч сәфәренә еш чыгучылар андый киңәшләргә колак та салмый башлый. Ә бит иминлек таләпләрендә дә үзгәрешәр булуы ихтимал һәм сезнең иң мөһим бер (яңа) киңәшне ишетми калуыгыз бар).

9. Һәр утыргычка куелучы язма киңәшләрне дә укыгыз. Һичьюгы каза очрагында ачылучы якындагы өстәмә ишекнең кайдалыгын белеп куегыз. Әгәр очкычта ниндидер тишек хасил булса, кислород битлеге кияргә сезнең нибары 15 секунд кына вакытыгыз кала. Әгәр очкычта янгын башланса, төтен йотмаска, ә берәр чүпрәк аша суларга тырышыгыз. Очкыч җиргә төшүгә үк, аңардан тизрәк чыгу җаен карагыз.

10. Кесә телефоннарыннан файдалануның төп кагыйдәсен исегездән чыгармагыз: очкычның ишекләре ябык чакта алардан сөйләшмәгез.

Үзебезнең фикерләр. Безнең карашка, барлык бу киңәшләр дә үзенчә мөһим һәм аларны төгәл үтәү, чынлап та, иминлекне арттыра ала. Аннан бу киңәшләрне үтәү өчен юлчыларга әлләни хәл җитмәслек таләпләр дә куелмый инде үзе. Хәер, әлеге теләк-тәкъдимнәр янына тагын да дистәләгән файдалы киңәш өстәп булыр иде. Чөнки һәр очракның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә була ала. Шулай да һәркемнең башы үзе белән һәм һәркемнең үз иминлеге аның үзенә дә бәйле чаклар байтак була.

Кыскасы, очкычлардан курыкмагыз. Ул хәтле өркетерлек тә түгел алар. Җирдә дүрт тәгәрмәчтә җилдерүче машиналар да, тимер юлдан ашкынучы елгыр поездлар да әнә еш кына казага очрап тора. Хәтта очкычлардан күбрәк тә әле. Төрле фаҗигаләрне уйласаң өйдә генә утырырга кала. Ә заманы ул түгел – аргамактай чапкан вакытның ялына тотынып алга барам дисәң, очкычына да, поездына да, машинасына да, һични уйламыйча, кереп утырасың һәм барыр җиреңдәге очрашуларны күз алдыңа китереп ләззәтле уйларга биреләсең. Сәфәрләрегез уңышлы һәм имин булсын!
XS
SM
MD
LG