Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:49

2007 ел нәтиҗәләре: Новосибирски өлкәсе


Рауза Тихомировага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

Рауза Тихомировага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

Новосибирски өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез 2007 елда шактый гына эш башкарды. Кайберләре турында Азатлыкта да хәбәрләр булды.


Өлкә татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән апрель аенда Нововсибирскида “Себер йолдызлары” дип исемләнгән татар сәнгате фестивале булып узды. Мондый фестиваль биредә 2 елга бер мәртәбә оештырыла. 2007 елны ул халыкара статус алды, катншучыларның географияләре киң булды: алар Новосибирскиның үзеннән һәм авыл-районнарыннан гына булмадылар, ә Томски, Омски, Иркутски, Барнаул, Кемерово төбәкләреннән, Бурятия республикасыннан һәм Казахстанның Семей шәһәреннән дә килгән иделәр.

Фестиваль кысаларында җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча конкурслар оештырылды. Бәяне, составында Татарстанның чит төбәкләр белән эшләүче үзәге белгече Ильгиз Кадыров, Татарстанның халык артисты Гөльзада Сафиуллинна, Казахстанның Семей шәһәре татар сәнгате мәктәбе директоры Габдулхак Ахунҗанов булган, мәртәбәле жюри бирде.

Новосибирски өлксендә икенче күләмле чара – халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй. 2007 елны ул өлкәнең 7 авыл-районында һәм өлкә үзэге булган Новосибирскида узды. Шәһәрдә оештырылган бәйрәм өлкә күләмендә булды. Шунсы игътибарга лаек, сабантуй 2 көн дәвам итте. Беренче көнне бәйрәм шәһәр ипподромында ат чабышы белән башланып китте. Аннары анда төрле күрсәтмә чыгышлар, ярышлар булды. Көтелмәгән кызыклы ярыш – этләр чабышы да оештырылган иде анда. Икенче көнне бәйрәм гәдати урынында, шәһәр паркында дәвам итте. Анда төрле бәйгеләр, сабантуй уеннары, хәвәскәр коллективларның чыгышлары көн буена дәвам итте.

Новосибирски өлкәсендә төрле милләт халыклары өчен “Сабантуй дусларын җыя” дигән мәдәният һәм спорт бәйрәме дә оештырыла. Ул, гәдаттә, нинди дә булса авылда, яки район үзәгендә үтә. 2006 елны андый бәйрәм Чаны районында оештырылган иде, 2007 елны ул Кыштовка районының Кыштовка авылында үтте. Шунсы да игътибарга лаек, милләтара сабантуйда төрле милләт халыклары күпләп катнаша. Алар тамашачы гына булып калмыйлар, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында көч сынашалар, татар коллективларының чыгышларын карыйлар, татар мәдәнияте белән танышалар.

Өлкә татар үзәге директоры Рауза Тихомирова сүзләренчә, Кыштовкада бәйрәм яхшы, оештырган төстә үткән. Оештыру эшләрен тулысынча авыл хакимияте һәм җирле активистлар башкарган. Бүләк тә халыктан җыелган. “Без бәйрәмнең концерт программасын әзерләүдә генә булышлык күрсәттек”, ди Рауза ханым. “Татарстан артисты Голзадә Сафиуллинна бәйрәмебезнең бер күркәм бизәге булды”, - ди ул.

Татар үзәге активистлары башка төбәкләрдә оештырылган бәйрәмнәргә дә баралар. 2007 елны алар Чиләбе шәһәрендә узган федераль, Казахстаннын Усть-Каменогорски шәһәрендә оштырылган төбәкара сабантуйларда катнаштылар. “Андый бәйрәмнәрдә булу безгә тәҗрибә тупларга, сабантуй оештыруның яңа ысулларын өйрәнергә ярдәм итә,”- ди Рауза ханым.

Татарлар тупланып яшәгән авыл-районнарда балаларга туган телебезне өйрәтү буенча да эш алып баралар Новосибирскиның татар үзәге активистлары. 2007 елны алар татар теле укытылган мәктәпләрдә балаларга нинди һәм күпме дәреслекләр кирәклеген барлап чыкканнар. Аннан соң, хакимияткә мөрәҗәгать итеп, кирәкле сумманы бюджеттан бүленеп бирелүенә ирешкәннәр. Һәм Казанга заказ җибәргәннәр. Декабрь азагында китаплар Новосибирскига килеп җитте. Гыйнвар аенда аларны мәктәпләргә таратачаклар. “ Шунсы да сөенечле, ди Рауза ханым, Татарстанның китап нәшриятендә безгә, бүләк итеп, өстәмә дәреслекләр җибәрергә вәгьдә иттеләр. Тиздән алар да килеп җитәчәк. Хәзер без мәктәпләрне китаплар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә алачакбыз”,- ди ул.

Рауза Тихомированың эшчәнлеген Бөтендонья татар Конгрессы да югары бәяләде. Күптән түгел генә Казанда узган 4-нче корылтайда аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

XS
SM
MD
LG