Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ Фәрит Хәбибуллин үлемен тикшерүне таләп итә


Русиянең коммунистлар партиясе депутатлыкка намзәт булган Фәрит Хәбибуллинның милиция тарафыннан кыйналуын тикшерүне таләп итеп Русиянең баш прокуратурасына мөрәҗәгать итергә җыена.

Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшьләр театрының беренче мөдире, актер, режиссер, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин атнакич көнне Казанда вафат булды.

2 декабрь Дума сайлавы көнендә коммунистлар партиясеннән депутатлыкка намзәт булган Фәрит Хәбибуллин сайлау комиссиясе рәисеннән читтә тавыш бирергә мөмкинлек бирүче таныклыклар саны турында мәгълүмат сораган. Моңа җавап итеп чакыртылган милиция көч кулланган. 66 яшьлек Фәрит Хәбибуллин баш җәрәхәте алган булган.

27 декабрь көнне ул прокуратурага барганда, йөрәге тотып вафат булган.

Русиянең коммунистлар партиясе үзенең белдерүендә моны сәяси үтерү дип атый.
XS
SM
MD
LG