Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словения Европа Берлегендә рәислек итә башлый


Любляна – 1 гыйнвардан башлап, Словения ярты елга Европа Берлеге рәисе булды. Бу вазыйфаны ул Португалиядән алды. Элекке Югославиянең бер өлеше булган Словения Европа Берлегенә рәислек итәчәк беренче Көнчыгыш Европа иле булачак.

Яңа рәисе алдында торган төп мәсьәләләр арасында – Косово мәсьәләсен хәл итү, Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту булачак.
XS
SM
MD
LG