Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 елда гади кешеләр тормышы үзгәрдеме?


Түгәрәк өстәлдә Вазыйф Солтанов, Эльмира Гобәйдуллина, Римзил Вәли
Түгәрәк өстәлдә Вазыйф Солтанов, Эльмира Гобәйдуллина, Римзил Вәли

Cөйләшү тәмамланып килүче елның йомгаклары. Тормыш элеккедән шәбрәкме, нинди мәсьәләдә артта калабыз, нинди мәсьәләдә бәхетлерәк яши башладык?


Римзил Вәли. 2007 елның соңгы “түгәрәк өстәл” сөйләшүе тәмамланып килүче елның йомгаклары турында. Һәркем уйлый: ничек яшәдем, нәрсәгә ирештем, нәрсәләр югалттым? Тормыш элеккедән шәбрәкме, нинди мәсьәләдә артта калабыз, нинди мәсьәләдә бәхетлерәк яши башладык? Әгәр дә Татарстан халкы, аның җитәкчеләре шул сорауларны куйса, әлбәттә, 2007 ел менә нәрсәләр белән истә калачак. Биш миллион тоннадан артык икмәк җыелды, өч миллиард тонна нефтьне чыгару Әлмәттә бик матур билгеләнеп үтте. Миллениум күперенең икенче юлы салынды. Европа реконструкция һәм үсеш банкының зур җыелышы Казанда үтте. Россиянең тарихи һәйкәлләр саклаучы органнар корылтае да булып үтте. Татар конгрессы җыелды. Мәдәният тормышында зур вакыйгалар булды. Тукай бүләкләре чираттагы ияләренә тапшырылды. Балалар күбрәк туа башлады. Кемнәрдер яңа өй салдылар, фатирларга керде. Кемнәрдер, кызганычка каршы, ниндидер янгынга, бәләгә очрап, яңадан төзи башладылардыр. Кемнәрдер өйләнгәндер, кемнәрдер аерылышкандыр.

“Азатлык” студиясенә кунакка чакырылучылар рәсми затлы дәүләт вәкилләре түгел, ә нәкъ Татарстан тормышы турында объектив фикер йөртерлек шәхесләр. Беренчедән, төп кунагыбыз – Казанда яшәүче эшкуар, “Леон” ширкәте җитәкчесе, Минзәлә районында туып үскән кеше Вазыйф әфәнде Солтанов; телевидение, радио эшләрен яхшы белүче милли мәдәният, сәнгать эшләре белән кызыксынучы Эльмира Гобәйдуллина. Мондый “түгәрәк өстәл”ләрне ел әйләнесендә төрле катлам вәкилләрен шушы студиядә каршы алган Римзил Вәли бу әңгәмәне алып бара.

Вазыйф Солтанов. Еллар яхшы узды. Килүче ел бу елга караганда начаррак булмасын.

Римзил Вәли. Ә эш хаклары, пенсияләре, социаль тормыш мәсьәләсенә караганда 2007 ниндирәк булды дип уйлыйсыз? Сез үзегез, танышларыгыз соңгы вакыттагы тенденция белән канәгатьме?

Вазыйф Солтанов. 2007 елны 2006 ел белән чагыштырганда, безнең оешма өчен артык үзгәрешләр булмады. Чөнки без авыл хуҗалыгы өчен бик кирәкле ветеринар препаратлар чыгарабыз. Соңгы вакытта бу препаратлар ничектер авыл хуҗалыгына кирәкми була башладылар. Моны болай аңлатырга була. Соңгы вакытта эре мөгезле хайваннарны чит илләрдән китерә башладылар. Алар бит безнең табигатькә өйрәнмәгәннәр. Монда китерелгәч, алар авырыйлар, үләләр.

Шуңа кармастан, авыл хуҗалыгы начар яши дип әйтеп булмый. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында реформа алып барыла. Яхшы, дөрес юл белән алып барылса, аннан яхшы нәтиҗәләр көтәргә була. Соңгы вакытта фермалар төзелә башлады. Мин Ветеринария институты галимнәре белән сөйләшеп торам, аларның исәбе буенча хайваннарның санын туксанынчы еллар санына җиткерү өчен тагын унбиш ел кимрәк. Эре хайваннар ике мәртәбә, сарыклар унбиш мәртәбә кимеде. Мин 2008 елда реформаның авыл хуҗалыгына бөтен ресурсларны җибәреп, аңа күбрәк игътибар итүне теләр идем. Менә Польша ни өчен үзенең итләрен безгә сатырга тырыша? Ник без итне Венгрияга, Финляндияга җибәрергә тырышмыйбыз? Моның өчен нәрсә кирәк? Әллә нәрсә белергә кирәкми. Барыгыз шул ук Голландияга, чиста дәфтәр алыгыз да, алар ничек эшкәртәләр, эшлиләр – шуны языгыз. Бездә һәрвакыт әйтәләр, табигать башка, җылы түгел. Алай булса, барыгыз Финляндияга, Канадага, анда бит безгә караганда табигать кыйссарак. Алар бит шул ук илдә ашлык үстерәләр, сыерлары да бар.

Римзил Вәли. Тыңлаучыларыбыз аңлады инде, студиябез кунагы Вазыйф Солтанов авыл хуҗалыгында чын профессионал, ул үз эшен ярата. Әмма сорау бит маллар турында түгел иде. Бу малларның итләре, әлбәттә, кешеләргә кирәк. Пенсионерлар, яшьләр, картлар, сезнеңчә, яхшырак яши башладымы узган елда, начарракмы?

Вазыйф Солтанов. Мин ни өчен авыл хуҗалыгыннан башладым? Кешенең өстәлендә ашарга бер нәрсә дә булмаса, аның башына экономика да, политика да сыймый башлый. Пенсионерларның хәлләре яхшырмады. 70% минемчә, ашарларына җитәрлек акча алмый. Без, без хәзер Россияда яшибез, СССРда түгел. Ә халык һаман анда яшәгән кебек. Мин үзем яшәдәм, эшләдем, пенсияга вакыт җиткәч, кешеләрчә пенсия алырга тиешмен. Әгәр дә советлар заманында пенсионерлар 120 сум алган булса, бүген дәүләтебез унике мең түләргә тиеш.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта Владимир Путин ел башында пенсияны да хәтсез арттырырга тәкъдим кертә. Эш хаклары буенча да бюджетларны яңадан ясатырга, иртәрәк түли башладылар икән дигән инициативалар булды. Чөнки сайлаулар компаниясе бара. Күп кеше диета белән интегә. Урта буыннарның күбесе ашамаска тырыша. Зур акчалар түләп, диетологларга баралар. Ачның күңеле икмәктә, тукның күңеле хикмәттә дигәндәй, хәзер хикмәт эзләүчеләр, витамин кулланучылар, майлы ашны холестерин дип әйтүчеләр, җимеш кенә эзләүчеләр дә күп шул. Яшьләрнең тамагы туйгач, алар бәхетле була дигән сүз ялгыш. Хәзерге буын ач торып бәхетле булырга тырыша. Ләкин пенсионерлар башкача фикерли.

Безнең арабызда мәдәният, бюджет хезмәткәрләре, журналистика, сәнгать һәм милләт эшләрен якын итүче Эльмира туташ утыра. Сезнең фикерегез узган елга ничек? Тормышыгыз үзгәрдеме?

Эльмира Гобәйдуллина. Тормышым әллә ни үзгәрде дип әйтмәс идем. Әгәр дә кеше тырыш икән, әгәр дә ул сабырлык белән үз эшен яратып эшли икән, һәрвакытта аның нәтиҗәсе бик уңышлы була.

Римзил Вәли. Менә татар кешесе. Ул Татарстанда яки башка илдә яши. Аның рухи ихтыяҗлары да бар. Китап кирәк, җыр кирәк, театр кирәк. Менә ничегрәк булды бу ел? Күңелле, куанычлы, вакыйгалар, үзгәрешләр булдымы?

Эльмира Гобәйдуллина. Мин бу елны бик уңышлы узды дип әйтер идем. Рәшид Ваһапов исемендәге бик зур фестиваль узды. Мин андый фестивальләрне бик кирәк дип саныйм. Чөнки кеше ипи белән генә яшәми бит, кешегә рухи азык та кирәк. Шуңа күрә алар ешрак булсын иде. Соңгы вакытта яшь җырчылар күбәйде. Алар искиткеч оста башкаралар, җырлар башкару үзәнчелекле, мин аларны сокланып тыңлыйм. Мәсәлән, Иркә, Мәликә, аларның җырлавын тыңлаганда, мин ничектер тетрәнеп куям. Алга китеш бар. Театрларга карасак, анда да үзгәрешләр бар, дөньви күләмдә эшли башладык.

Римзил Вәли. Үзегез театрларга, концерталарга еш йөрисезме? Карагыз, Тинчурин театры соңгы вакытта гел төзелеш такталар арасында яшәде. Филармония да яңа гына штукатуркадан, цемент тузаныннан арынды. Ничек соң, тамаша заллары һәм тамашаларының эчтәлекләре үзгәрдеме?

Эльмира Гобәйдуллина. Мин Муса Җәлил исемендәге Опера һәм Балет театрында булдым. Андагы матурлыкка, үзгәрешләргә бик сокланып кайттым. Анда барган кеше ял итеп кайта. Менә Кытайдан бию ансамбле килде. Аларның тамашасы искиткеч булды. Сәнгатьтә ниндидер яңарыш бардыр дип уйлыйм. Күренә ул, күзгә ташлана ул.

Римзил Вәли. Глобализация бар бит әле. Соңгы вакытта милләтнең хәле гади казанлы күзе белән карасаң нинди соң? Милли үсеш нинди хәлдә?

Эльмира Гобәйдуллина. Татарлык кими дип әйтмәс идем. Төрле яклардан каршылыклар туып тора, билгеле. Шулай да, мин уйлыйм, татар халкы бирешмәс дип. Чөнки аның нигезе төпле, аның талантлы халкы, талантлы шәхесләре бар.

Римзил Вәли. Шул ук сорауга, халыкны ничек ит белән ашату турында һәрвакыт уйлаучы Вазыйф әфәнде ни уйлый икән?

Вазыйф Солтанов. Кеше тук булса, аңа сәнгать тә кирәк, башкасы да кирәк. Дөньяда сәнгатьсез яшәү бик кыен. Татар концертларын караганда, уйлыйсың, бертөрле формада алып барыла, бертөрле җырчылар. Шуңа күрә, сәнгать бездә арта, сәнгать осталары үсә бара. Монысы күңелне шатландыра. Ә Россияда утыз миллионга якын пенсионерлар боларны күрә алмый. Европадагы пенсионерлар белән чагыштырганда, андагы пенсионерлар коляскага утырып, әллә кайларга баралар. Ә бездә үзебезнең җырчыларны күрергә акчалары җитеп бетми. Шул ук сәнгать эшлеклеләре күп акча алмаска тиеш, әгәр дә пенсионер 3500 сум ала икән, концертка бер меңне түләп ничек барсын ул? Бөтен халык мәдәниятне яхшылап аңласын өчен, тормышны экономик яктан яхшыртырга кирәк. Игътисад бөтен сәясәтне билгели. Һәрбер нәрсә аңа бәйләнгән.

Римзил Вәли. Эльмира, кемнең акчасы бар, ул акча турында сөйли икән. Шул ул мәсьәләсе турында син ни уйлыйсың?

Эльмира Гобәйдуллина. Мин бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдырмас идем. Әгәр дә кешедә талант бар икән, әгәр дә кешедә теләк бар икән, акча бит бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Икенчедән, дөреслек, ул үзе шытып чыга.

Вазыйф Солтанов. Эльмира, мин сезне бүлдерим әле. Ярый, яшьләрнең омтылышлары бар. Ә сиңа җитмеш яшь туса? Ник без әби-бабайларны бүген артка этергә тиеш?

Римзил Вәли. Матди ягы бераз гына ныгытылса, кеше саф һавада физкультура ясаса, чиста су эчсә, үзе теләгән музыкасын куйса, олы кешегә тагы ни кирәк инде? Дисбе, намаз, дога укый да укый.

Вазыйф Солтанов. Әгәр дә аның бөтен яклары яхшы булса, ул балаларга тәрбияне яхшы бирәчәк.

Римзил Вәли. Кунаклар, бая әйтеп киткән темага яңадан кайтып китик әле. Берәүләргә эстрада кирәк, икенчеләргә бәлки драма спектакле, өченчеләргә берсе дә кирәкми. Сезгә, сезнең танышларга рухи тормышыгыз өчен нәрсә кирәк?

Вазыйф Солтанов. Без бит гомер буе тырышып эшләгән кешеләр, шуңа күрә кешегә бары тынычлык кирәк. Тынычлык ярлыга да кирәк, байга да кирәк. Һәрвакыт артка таба борылып яшәргә ярамый. Алга карарга, башка илләргә карап яшәргә кирәк, кайсы илләр яхшырак яши. Швецияне алыйк. Анда бит социализм да түгел, коммунизм да түгел, бөтен халык өчен тырышалар. Ә бит байлар да байлыклары белән бүленергә тиеш, илне дә үстерергә тиеш, сәнгатьне дә, мәдәниятне дә.

Римзил Вәли. Берничек тә каршы әйтеп булмый. Ул рухи кыйммәтләрне белер өчен гәҗит, журнал, радио, телевидение, хакыйкәть кирәк. Интиллигенция, милли зыялылар шушы тармактагы үзгәрешләр белән канәгатьме? Гәҗит, журнал, радио, телевидение канәгатьләндерәме сине?

Эльмира Гобәйдуллина. Мин әйтер идем канәгатьләндерә дип. Ләкин нәрсәдер җитеп бетми. Ул дөрес информация, аннары талантлы кешеләргә юл ачу, юл бирү бар дип әйтмәс идем. Мин теләр идем, яңа елда кешеләр бер берсен ничектер саклап, яхшы мөгәлләмәдә булсыннар иде. Ул бит күңелгә тынычлык бирә. Матур хыяллар белән яңа елны каршылыйсы килә.

Вазыйф Солтанов. Мин бүгенге көндә матбугатны, телевидениены бик хуплап бетмәс идем. Телевидениеда, матбугатта заводта эшләүчеләрне, укытучыларны авыл хуҗалыгы эшчеләрен күбрәк күрсәтеп, аларның хәлләре белән кызыксынырга кирәк.

Римзил Вәли. Эльмира, сезнең чыннан милләт-пәрвәрләрне күрсәтү һәм чын иҗатчыларның күңелендә нәрсәләр булып ятканын чагылдыру җитәрлекме? Бармы?

Эльмира Гобәйдуллина. Ниндидер дәрәҗәдә бирә дип әйтергә мөмкин.

Римзил Вәли. Ниндидер дәрәҗәдә... Алай булгач, сезнең “Азатлык” радиосын соңгы вакытта тыңламаганыгыз сизелә. Сезнең бу әңгәмә бигрәк тә мөһим, чөнки, сез димәк, тыңлаячаксыз, сезнең тавышыгыз анда яңгырачак. “Азатлык”ка бәлки шундый гади тыңлаучылар, мәдәниятне, игътисадны белүчеләр өстәлер. Сезне чакыруның хикмәтен тыңлаучыларга әйтик әле. Менә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге. Ул Казанның иң гүзәл торак йортында урнашкан - Кекин йорты, Горький урамы, 8. Сез шунда килеп кердегез, нинди хисләр кичердегез?

Вазыйф Солтанов. Бу йортта мин тимер юлында эшләгән вакытта 1972 нче елда алты ай яшәдем. Бүген килеп кергәч, мең мәртәбә яхшыртылган, ремонтланган, матурланган икәнен күрдем.

Эльмира Гобәйдуллина. Димәк сез 35 ел элек «Азатлык»ның Казан бүлеге урнашка бүлмәдә гомер иткәнсез? Ниндидер иркенлек, яктылык бар бу йортта. Мин монда үземне рәхәт хис итәм. Һәркем үзен рәхәт, иркен хис итсен иде, чөнки кешегә гомер бер генә мәртәбә бирелә. Яңа елда бөтен кешеләргә уңышлар телим, бәхет, иң мөһиме кешедә - тазалык. Тазалык бар икән, кешенең киләчәге бар. Киләчәк өметле булсын, барлык тыңлаучыларга да бәхет телик!

XS
SM
MD
LG