Accessibility links

чәршәмбе, 29 март 2017, Казан вакыты 20:20

Дөнья 2008 елны каршы алды


Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, бар җир шары буйлап, Сиднейдан алып Нью-Йоркка кадәр, зур шау-шулар белән үткәрелде. Мәскәүнең Кызыл мәйданы, Берлинның Брандербур капкасы, Лондонның Трафальгар мәйданы, Парижның Эйфель манарасы, Нью-Йоркның Таймс мәйданына меңләгән кеше җыелган.

Брюссельдә террор янавы сәбәпле, бәйрәм утлары рәхсәт ителмәгән. Соңгы 5 елда беренче тапкыр тантана чаралары Багдад үзәгендә дә үткән.

XS
SM
MD
LG