Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда парламент сайлавы 18 февральгә күчерелә


Исламабад – Пакыстанда парламент сайлавы 18 февральгә күчерелә. Бу турыда бүген илнең сайлау комиссиясе хәбәр итте. Элегрәк ул 8 гыйнварга билгеләнгән иде.

Хакимият күчерүнең сәбәбен, оппозиция җитәкчесе Биназир Бһутто үтерелгәннән соң, киеренкелек арту белән аңлата. Оппозиция вәкилләре исә, бу күчерү хакимият файдасына булачак, дип аңа каршы чыга.

Алай да, чәршәмбедә оппозиция җитәкчесе Наваз Шәриф партиясе сайлауда катнашачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG