Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта сайт ачу Самар татарлары өчен иң мөһим вакыйга


2007 ел тарихка керде. Самар татарлары тормышында узган ел ниләре белән истә калды соң?


Самар милли хәрәкәтенә 20 ел тула. Менә шул ике дистә ел эчендә Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә, татар балалары фестивальләрен уздыру гадәти хәлгә әйләнде. Казанның күренекле сәнгать көчләрен гастрольгә чакыру да норма санала. Ике ел ярым эчендә 112 млн сум га төшереп “Яктылык” мәктәбенең яңа бинасын өлгертү дә гаҗәпләнү уятмады. 2003 елдан бирле рус телендә чыгып килгән “Сәлам” гәҗитәсенең өстәмә татар телендә басыла башлавы да тыныч кына , табигый кабул ителде. Ә менә Самарның үзендә утызга якын милли үзәкләр арасында татарлар тарафыннан интернетта үзләренең сайтларын ачулары чың мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелде. Самар өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең рәсми сайты: www.tatarlarsamara.org ;
www.tatarlarsamara.ru дип исемләнә.

Мин сайт мөхәррире Наилә Сабирҗанова белән әңгәмә тотам:
- Наилә ханым, Самар татарларының рәсми сайтын ачып җибәрү өчен күпме вакыт сарыф ителде?
- Самар татарларының рәсми сайтын ачу берничә этаптан торды. Беренчедән, сайтка оператив хәбәр эләр өчен интернет-челтәр мөхәррирнең өендә булу уңайлы. Икенчедән, техник җиһазлар кирәк. Иң мөһим шарт – лицензия алу тора. Лицензияне “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үз исеменә теркәде, ә мин үзем шул җәмгыятьнең әгъзасы булып торам.
Сайтыбыз ике телдә булачак - татар һәм рус телләрендә. Әлегә татар вариантын тулыландыру өстендә эш бара.
- Сайтта ниндиерәк рубрикалар бар инде?
- Агымдагы хәбәрләр, танышулар, белдерүләр, медиа-китапханә (сайттагы хәбәрләрне укып та, тыңлап та була), түгәрәк даталар белән котлаулар, өлкәнең күренекле шәхесләре, җирле шагыйрьләр, “Туган тел” җәмгыяте һәм бүлекчәләре турында мәгълумат, җирле мөхтәриятләр, “Яктылык” мәктәбе, “Бердәмлек”, “Азан”, “Сәлам” гәҗитәләре, “Ялкынлы яшьлек”, “Ак каен” ансамбльләре, Камышлы татар халык театры, өлкәбездәге 86 мәсҗед урын алачак, татар авыллары һәм башка мәгълумат.
- 2007 елның августыннан башлап сайттагы мәгълуматларны күрә башладык. Кайдан, кемнәр ача Самар татарлары сайтын?
- Баштагы мәлне аена 40-50 кеше ачса, соңгы айда бу сан өч мәртәбә артты. Русия, Төркия, Норвегия, Кытай, Украинадан чыгалар. Тәбриклиләр, котлыйлар, минем белән бергә шатланалар. Казанда бик күп татар сайтлары булса да, казанлылар Самар сайтын еш ачалар.
- Наилә ханым, максатыгыз нидән гыйбарәт? Читләрне Самар татарлары тормышы белән генә таныштырумы, әллә самараларны да зур татар мохитенә тартумы?
- Алдымда ике максатны да тотып эшлим. Русия Президенты Владимир Путин Корбан бәйрәме белән котлаган икән, мин аны Самар сайтына да эләм. Бу бит гомум мөселманнар дәрәҗәсе. Ничек инде Бөтендөнья татар конгрессының эшен, эшләвен, андагы шәхесләр белән татарларны таныштырмыйсың? Ничек инде татарны төп радиосы булган “Азатлык” радиосы белән таныштырмыйсың? Самар татарларының сайтындагы “Азатлык” радиосы исеменә басуга, укчы турыдан-туры “Азатлык”ка чыгып китә. Безнең сайтта гореф-гадәтләр дә, мәдәният та, фотокүргәзмә дә бар. Шул ук вакытта сайтта баннерлар алмашуны мин кулланачакмын.
- Наилә ханым, ни өчен Сез беренче булып Самар татарлары турындагы сайтны рус телендә түгел, ә татар телендә тутыра башладыгыз?
- Бүгенге көндә рус теле дәүләт канаты астында һәм бу тел чәчәк ата. Татар теле кимсетелгән, ятим тел. Татар телен хәттә Казан чиновниклары да санга сукмый. Бүгенге көндә татар телен иң изгән кеше – ул татар үзе. Бер генә милләт тә, татар кебек, үз телен кадерсезләми. Сайтны татар телендә ачып җибәрүем – татар телемә “сәдака”.
XS
SM
MD
LG