Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:14

Авыл балаларына яңа спекталь күрсәтелде


М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында “Намусын кем югалткан?” исемле Яңа ел спектаклен, беренче булып, Татар Каргалы мәктәбе укучылары карады.

Спектакль, мәктәптәге чыршы бәйрәме тәмамлангач та, авыл мәдәнияте йортында башланды. Спектакль кызыклы, “Кыш бабайны төлкедән коткарырга сәхнәгә 3 бала менегез”, - дигән өндәүгә, сәхнәгә ярты зал балалары менеп китте. Балалар үзләрен әкият геройлары белән бергә сәхнәдә сизделәр.

Спектакль тәмамлангач, балалар теләмичә генә урыннарыннан кузгалдылар. Шул мизгелдә, 3-4 яшьлек кызның кычкырып елаганын күрдем. Көлешә-көлешә таралган балалар арасында елаган кыз сәер тоелды. Әнисенең сөйләвеннән шунысы аңлашылды: әлеге кыз ел буе кыш бабайны бүләк алып килә дип көткән, ә Кыш бабай сәхнәдән кул болгап китеп барган икән. Кыз бабайдан Киндер сюрприз көткән булып чыкты. Ә Мәдинәнең апасы Заринага – 11 яшь, ул инде Кыш бабайга түгел, әти-әниләренә ышана һәм алардан кәрәзле телефон өмет итә. Ринат дигән малайның хыялы: попугай һәм аквариум.
Киләчәктә бу Яңа ел спектаклен башка татар авыл балалары да карар.

XS
SM
MD
LG