Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Татарстанда юл казасында 9 кеше вафат булды


Алабугадан 25 чакрым ераклыкта, көндезге өчләр тирәсендә ВАЗ 2110 маркалы ике җиңел машина бәрелешә. Аек акыл белән уйлаганда, ике машинага нибары 10 кеше генә сыя алса да, каза нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күрә.

Берничә ай элек Татарстанда автобус белән йөк машинасы бәрелешеп 10 кеше һәлак булгач, федераль, җирле мәгълүмат чаралары моңа зур игътибар биргән иде. Яңа ел республикада зур юл казасы белән башлана - Алабугадан 25 чакрым ераклыкта, көндезге өчләр тирәсендә ВАЗ 2110 маркалы ике җиңел машина бәрелешәб нәтиҗәдә 12 кеше зыян күрә. Аның җидесе каза урынында ук вафат була, икесе район хастаханәсендә реанимациядә үлә, тагын берсенең хәле начар, ди табиплар. Үлгәннәр арасында ике бала да булган диелә. Бары тик ике кеше генә урта дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, ләкин алар да әлегә хастаханәдә. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрылыгы матбугат үзәге хезмәткәре Светлана Лебедева бу юл казасы турыда болай диде.
Бу юл казасында кем гаепле, әлегә әйтеп булмый, тикшерү эшләре дәвам итә. Шунысы билгеле - машиналарны берсе каршы якка чыккан. Юл казасы җирендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабугадагы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, барлыгы 16 кеше һәм 4 техника берәмлеге. Вафат булучыларның күбесен машинаны тимер пычкысы белән кисеп алырга туры килде. Соңгы мәгълүматларга караганда, 9 кеше үлгән. Тагын бер кешенең хәле нык начар, шуңа күрә юл казасында вафат булучыларның саны тагын да артырга мөмкин.
Белгечләр фикеренчә, бәрелешкән ике машинаның йөртүчесе дә гаепле булырга мөмкин, чөнки икесендә дә кеше саны тиешеннән артык булган. Мондый очракта җиңелчә генә бәрелешү булса да, машинада утыручылар бер-берсенә зыян китерә ала.
Яңа елда юл казаларыннан тыш, янгын очраклары да булган. Алар турында республиканың гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хезмәткәре Светлана Лебедева сөйли.
1нче гыйнварда республика буенча барлыгы 14 янгын очрагы булды. Аларда 3 кеше үлде һәм 3се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Мәсәлән, Бөгелмәдә, төзелеш барган җирдә саклаучылар урыны янган. Янгында бер сакчы үлгән. Ул исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, шуңа күрә дә янгын исерек килеш тәмәке тартудан чыккан дип фаразлана. Мамадышта, Әлмәт районнарында йортлар янган, монда бу йортларның хуҗалары янып үлгән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, янгыннарның күбесе исерек килеш утны саксыз куллану нәтиҗәсендә чыккан, дип белдерде республиканың гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хезмәткәре Светлана Лебедева.

XS
SM
MD
LG