Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда җинаятьләрдә гаепләнгән 13 кеше асылган


Тәһран--Чәршәмбедә Иранда үтерү һәм наркотик белән сату итүдә гаепләнгән 13 кеше асылган.

Иранның мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә,Тәһранның Эвин төрмәсендә үтерүдә гаепләнгән 8 кеше, шул исәптән бер хатын-кыз асылган.

Наркотик белән сату итүдә гаепләнгән 3 кеше Кум шәһәрендә һәм тагын 2 кеше Заһидан шәһәрендә асылган.

Европа Берлеге һәм Көнбатыштагы хокук яклаучылар Ирандагы үлем хөкемнәренә тәнкыйть белдерә.
XS
SM
MD
LG