Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык язучысы юбилее


2нче гыйнвар Башкортстанның Халык язучысы Зәйнәп Биишеваның тууына 100 ел тулды.

Аны билгеләү турында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның узган ел фәрманы булган иде. Халык язучысының исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итә. Узган ел китап нәшриятына Зәйнәп Биишева исеме бирелде. Күгәрчен районында халык язучысының йорт-музее ачылды, мәктәпләргә аның исеме бирелде. Быел Уфадагы Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге урамга Зәйнәп Биишева исеме биреләчәк. Бәйрәм тантаналары Яңа ел бәйрәмнәреннән соң дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG