Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:53

Ватикан католиклар белән мөселманнар арасында диалог башларга җыена


Ватикан шәһәре -- Динара әңгәмә башлау нияте белән, Ватикан якын араларда Римдә католиклар белән мөселманнар арасында очрашу оештырырга җыена.

Ватиканның "L'Osservatore Romano" басмасы хәбәр итүенчә, Рим Папасы Бенедикт 16-чының бу нияте октябрь аенда 138 мөселман галименең, аңа һәм башка христиан руханилары исеменә язган хатына җавап булып тора.

Дөньяның төрле илләрендә яшәгән мөселман галимнәре бу хатларында бер Аллаһка ышану өчен уртак нигез булдырырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG