Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлил театрында ут чыккан, ул бик тиз сүндерелгән


Ирек мәйданында Опера-балет театры янындагы янгын сүндерүче машиналар эшсез торды.
Ирек мәйданында Опера-балет театры янындагы янгын сүндерүче машиналар эшсез торды.

Бүген Казандагы опера һәм балет театрында спектакльне өзгән ут чыккан, ул бик тиз сүндерелгән.

Казанның Ирек мәйданында урнашкан Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында ут кабынып киткән урын турында билгеле булды. Тамашачылар “Морозко” спектаклен карап бетерә алмыйча таралган. Ут сәхнә артындагы өстәге софит-лампалар янында чыккан дип фаразлана. Якынча бер сәгать ярым барган спекталь махсус янгыннан саклаучы “Супер” исемле металлы пәрдә төшеп туктатылган. Бу турыда исемен әйтергә теләмәгән бер биюче әйтте.

Театр артындагы ишектә, исемен әйтергә теләмәгән тагын бер биюче кыз: “Әйе, янгын булды. Тик ул бик кечкенә булды. Тамашачылар үзләре таралашып бетте”, - диде. Безнең мәгълүматларга караганда, театрдагы ут учагы чыннан да тиз арада сүндерелгән.

Театр хезмәткәрләре дә янгын булуын кире кага, янгын сүндерү машиналарының килүен алар “күнегү гамәлләре” дип кенә бәяли. Опера һәм балет театрының саклык хезмәтләре, администраторлар “Азатлык” хәбәрчесеннән тиз арада бинадан чыгып китүен дә үтенде. Шул ук вакытта, театрда янгын куркынычы турында хәбәр итеп торучы кисәтү хәбәрче барында гына сүндерелде.

“Сез кайдан белдегез бу турыда? Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм. Театрда барысы да әйбәт.”

“Театрда берни дә юк. Күнегүләр генә. Чыгып китегез”
дигән җаваплар ишеттек.

Театр янына килгән янгын сүндерүчеләр да "янгын" турындагы хәбәрне ишетеп килүләрен хәбәр итте. Әмма алары да шуннан башка аңлатма бирә алмады.

XS
SM
MD
LG