Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азак диңгезендә Болгарстан көймәсе баткан


Мәскәү -- Азак (Азов) диңгезендә баткан Болгарстан көймәсендәге 11 диңгезченең кимендә җидесе һәлак булган. Бер диңгезче коткарылган, тагын өчесен эзләү дәвам итә. Бу турыда Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Каза бүген иртән Керч бугазы тирәсендә булган. Ярдәмгә Русия һәм Украинаның берничә көймәсе җибәрелгән. Көчле давыл, өч метрлы дулкыннар аркасында коткару эшләре авыр бара.
XS
SM
MD
LG