Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 елда Татарстанда икътисадый казанышлар һәм җанҗаллар


Икътисадый чараларга килгәндә, узган елда алар күп булды, ди белгечләр. Аланың иң мөһимнәреннән берсе - Татарстанда 3 миллиард тонна нефть табу.


Яңа ел башлану белән җитәкчелек халыкка үзенчәлекле бүләкләр әзерләп күнеккән. 2008 ел башланып озак та үтмәде, инде транспортка бәяләр 15 сумга артты. Былтыр, искә төшерсәк, яңа елдан соң ук җылылыкка бәяләр 15% арткан иде. Шулай ук ел дәвамында бензин хакының да бермә-бер артуы билгеле. Узган ел азагында, азык-төлек бәяләре дә артырга тиеш иде, сайлаулар гына бераз туктатты, ди белгечләр. Чынлыкта исә инфляция булачак һәм ул 12 % тәшкил итәчәк, диелә рәсми чыганакларда.
Икътисадый чараларга килгәндә, узган елда алар күп булды, ди белгечләр. Аларның иң мөһимнәреннән берсе -Татарстанда 3 миллиард тонна нефть табу. Әлмәттә бу уңайдан үткәрелгән тантана барышында республика президенты Миңтимер Шәймиев Татарстанда нефть табу турында болай дигән иде:
Моның белән генә бетми әле безнең эш. Ышанып әйтә алабыз, безнең 4 миллиард тонна да нефть табу мөмкинлегебез бар. Бу озакка сузмыйча 30 елда башкарыла торган эш, чөнки табыла торган нефтенең 40% бүген яңа технологияләр нигезендә чыгарыла.
Икътисад өлкәсендә тагын бер мөһим чара - ул узган елның язында Казанда Европа төзелеш һәм үсеш банкының еллык утырышы узуы. Шулай ук бу чара белән беррәттән “Русия төбәкләре үсеше” дигән халыкара инвестиция форумы да узды. Бу чараларның нәтиҗәләре турында ул вакытта Татарстанның элекке сәүдә һәм тышкы икътисадый элемтәләр министры Хафиз Салихов болай дигән иде:
Икътисадка караган төгәл ниндә булса килешүләр бик үк күп түгел. Ләкин файдалы очрашулар, тәҗрибә уртаклашу күп булды. Әлеге чарада республиканың 200гә якын ширкәте катнашты.
Мөһим икътисадый чараларга шулай ук узган елның 20 нояберендә Алабуга махсус икътисадый җирлекнең ачылуын да кертергә була.
Республика икътисадына уңай тәэсир китерүче вакыйгалардан тыш, узган ел барышанда шулай ук, икътисадый аңлашылмаучанлыклар, икътисадый каршылыклар да күзәтелде. "Укртатнафта" ширкәте тирәсендәге ыгы-зыгы инде халыкара проблемага әверелеп бара, ди белгечләр. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә, үзенең рәсми чыгышында бу мәсьәләгә карата фикерен болай белдергән иде:
Күрәсез, Украина ягы безнең шәхси мөлкәтне ничек итеп тартып ала, бандитларча. Үзләренең командасын алып килделәр дә, ширкәт җитәкчелеген куып чыгардылар. Менә сезгә Украина демократиясе. Моннан соң аны әфлисүн төсе дисезме, кызыл, зәңгәр дисезме, барыбер. Демократик илдә шәхси хокукларны бозу очраклары мөмкин түгел.
Узган ел шулай ук Казаноргсинтез ширкәте өчен бик уңышлы булмаган. Ник дигәндә, чөнки бу ширкәтнең аны чимал белән тәэмин итеп торучы Оренбурггазпром һәм Сибур холдинг ширкәтләре белән элемтәләре начарайды. Аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә бу ширкәтләр үзара элемтәләрне дә өзеп торганнар иде. Әлеге мәсьәлә өлешчә хәл ителсә дә, биредә ахыргача ачклык кертелмәгән әле, ди белгечләр.
Яңа 2008 елда Татарстан икътисады нинди юнәлештә үсеш ясар дигәнгә, матбугат вәкилләре белән очрашканда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов киләсе елда иң мөһим эш - торакларны төзекләндерү проектын тормышка ашыру дип белдергән. Моннан тыш бу елларда төп игътибар шулай ук республика юлларын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
XS
SM
MD
LG