Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Ана күңеле балада, хәрбинеке фәрманда...


Сарытаудагы хәрбиләр Татарстан бүләк иткән телефоннан бәйрәм һәм ял көннәрендә генә шалтыратырга рөхсәт итә

Сарытаудагы хәрбиләр Татарстан бүләк иткән телефоннан бәйрәм һәм ял көннәрендә генә шалтыратырга рөхсәт итә

Татарстаннан хөкүмәт бүләк иткән телефоннарны хәрбиләр җыеп ала. Аларның бу гамәленә анлатмалар сорап солдат әнисе Мәрзия Әмирханова улы хезмәт иткән Сарытау өлкәсендә булып кайта. Шуннан соң гына хәрбиләр солдатларга ял, бәйрәм көннәрендә телефоннан сөйләшергә рөхсәт бирә.

Узган елның соңгы көннәрендә Мәрзия Әмирханова Сарытау өлкәсе Балашов шәһәрендәге хәрби бүлеккә шалтырата. Сәбәбе - анда хезмәт итүче улы Маратның Татарстан хөкүмәте биргән кесә телефоннан файдалана алмавы була. Бу хакта без элегәрәк сөйләгән идек инде. Ул вакытта Мәрзия ханым Сергей Загорняков исемле подполковникка: “Нигә Татарстан биргән шул телефоннар белән кулланырга рөхсәт итмисез?” - дигәч, тегесе “Сезнең Шәймиевкә әфәрин әлбәттә, ләкин аның кануннары монда эшләми!” - дия.

Шуннан соң әлеге хәрби белән элемтәгә “Азатлык” хәбәрчесе дә керде. Сергей Загорняков - Сарытау өлкәсе Балашов шәһәрендәге хәрби штаб башлыгы, подполковник. Ул Татарстаннан килгән солдатларның кесә телефоны белән куллана алу-алмавын болай аңлатты:

“Алардан кәрәзле телефоннарын кулларыннан тартып алмыйлар, бары рота командирына саклауга куеп торалар. Бездә хәрби бүлек тирәсендә кәрәзле телефоннан куллану тыела. Ләкин хәрби бүлек командиры карары белән аларга ял көннәрендә кәрәзле телефонарны алу һәм әти-әниләренә шалтырату рөхсәт ителә.”

Татарстан хөкүмәте Русия саклану министрлыгы белән килешеп, кесә телефоны мәсьәләсен уңай хәл иткән иде түгелме соң? – дигән сорауга подполковник болай диде:

“Сөйләгәндә теләсә нәрсә әйтергә була, ләкин саклану министрының фәрманы бар һәм аны беркем дә көченнән чыгармады. Бәлки монда министрлык үзе каядыр нәрсәдер эшләп бетермәгәндер. Безгә солдатларга кесә телефоныннан сөйләшергә ярый дигән фәрман килмәде. Ә ярамый дигәне бар. Шуңа без инде хәзер фәрманга каршы килеп, Татарстан солдатларына президентлары биргән телефоннан ял, бәйрәм көннәрендә сөйләшергә рөхсәт итәбез."

Солдат әти-әниләренең безнең балаларны “бабайлар” кыерсыталар дип зарлануларына ни диярсез? - дигәч, подполковник Загорняков:

"Рәхим итеп безгә килсеннәр, карасыннар. Аларга без хәрби бүлеккә керергә рөхсәт итәбез, проблема юк. Менә бүген шалтыраттыгыз, ял көне булуга карамастан урында кеше бар бит. “Бабайлыкка” килгәндә, безнең хәрби бүлектә ул булырга мөмкин түгел. Чөнки бу укыту-өйрәтү хәрби бүлеге. Бездә 700 кеше, алар барсыда узган елның ноябрь-декабрь айларында алынган. Каян ул бабайлык булырга мөмкин?!" - диде.
Хәзер инде шушы көннәрдә әлеге хәрби бүлектә булып кайткан Мәрзия Әмирханованы тыңлыйк.

“Иске машина белән чыгып киттек. Бик озак юл икән ул, юлны белмибез. Кичке сәгать 4тә генә хәрби бүлеккә барып кердек. Ярты сәгатькә якын безне керү ишегендәге сакчылары эчкә кертмичә торды. Мин тавышлана башлагач кына эчкә уздырдылар. Аннан безне аерым бүлмәдә улым белән күрештерделәр. Аны күргәч бөтен нәрсәне оныттык инде, җитәкчеләренә әйтәсе сүзләр дә истән чыккан.”

Алдан сөйләшкән подполковник солдатларның тәртибе турында бертөрле әйтсә, Мәрзия Әмирханова болай ди:

Тәртипсезлек күзгә күренә инде, алданрак килгән солдатлар яңаларын кыерсыталар икән. Минем малайга да эләккән, аягына да типкәннәр, муенына да сукканнар, битенә дә чабаклаганнар. Күзендә нур беткән инде, куркынганнар.”

Кесә телефоны мәсьәләсен аларга болайрак аңлаталар:

"Рота командиры безнең янга кереп, менә сезнең рисызлыкларыгызны истә тотып, полковник Григорьев Татарстан егетләренә ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә телефоннан сөйләшергә рөхсәт бирде, диде. Шул сүзне ишеткәч, риза булып кайтып киттек инде.”

Мәрзия апаның улы Марат хәрби хезмәткә киткәндә намаз укый торган була, хәрби бүлектә гыйбадәт кылу кыен икән:

“Командир урынбасары көненә кеше ятыр алдыннан 5 вакыт намазны җыеп укырга 10 минут вакыт биргән бирүен. Ләкин ул вакыт аз инде, әлбәттә. Аннары ул тәһарәт ала алмый, тәэмин (сыпырып кына) генә алып укый.”

“Бабайлык”ка бәйле тагын бер өстәмә сүз әйтелде:

“Алдан килгән солдатларның кайтасына 80 көн калган ди, шул көннәрне безнең малайлардан санаталар икән. Дөрес әйтмәсәләр, кыйныйлар, ди. Хәзер улым белән телефоннан сөйләшкәндә, яшерен сүзләр белән аралаша башладык әле, һава торышы начар дисә, димәк кыерсыталар. Әйбәт, кояшлы, җылы дисә, әлегә яхшы дип аңлыйм,” -
диде Сарытау өлкәсендәге хәрби бүлектә булып кайткан солдат әнисе Мәрзия Әмирханова. Бу Татарстан солдатларының кесә телефоннарын җыеп алу мисалы бер хәрби бүлектә генә кабатланмый. Казанның кеше хокукларын яклау үзәге әйткәнчә, Русия буенча башка хәрби бүлекләр арасында да шундый күренешләр күзәтелә икән.

XS
SM
MD
LG