Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:03

Воронежда газ шартлап бер кеше үлгән


Воронежда газ чыгып шартлау нәтиҗәсендә, торак йортта бер кеше үлгән, сигезе төрле җәрәхәтләр һәм пешүләр белән хастаханәгә озатылган.

Бу гадәттән тыш хәл пәнҗешәмбе кич булган. Милиция хезмәтенә бер фатирдан газ исе чыга дигән хәбәр килеп ирешкәннән соң, милиция вәкилләре һәм газ хезмәте эшчеләре шул фатирга үтеп кермәкче булган. Шартлауда өлешчә ике фатир һәм йортның түбәсе ишелгән.

Фатирның ишеген ачканнан соң, анда ир кеше мәете табылган. Фаразларның берсе - ул шулай үзенә кул салган, диелә.

XS
SM
MD
LG