Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа штрафлар тәртипкәме, ришвәткәме?


Яңа елда күңелле генә ял итеп, канун бозып руль артына утыручылар, мөгаен, яңа үзгәрешләрне сизгәндер. 1 гыйнвардан моңа кадәр җиңелчә тәртип бозу дип саналган очраклар өчен дә түләү бермә-бер артты.


Иминлек каешын соңгы вакытта уйлап та бирүче булмаса, хәзер аны такмау 500 сумга төшә. Кызыл утка чыгуның акчалата җәзасы шулай ук бермә-бер артып 700 сум тәшкил итә.

Иң катгый җәза исә шул - йә 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, яисә 5000 сум түләү. Мондый җәза каршы якка чыккан, җәяүлеләр йөри торган җирдән узган өчен, исерек килеш руль артына утырган һәм хокуксыз машина йөрткән өчен кулланылачак. Шулай ук аерым очракларда машина йөртүчене кагыйдә бозганы өчен 15 тәүлеккә тоткарлау да булырга мөмкин. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның иң киң таралганы - тизлекне арттыру өчен дә түләүләр шулай ук арткан. Элек 300-500 булса, хәзер 2000-2500 сум тәшкил итә ул.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен кертелгән яңа җәзаларга Казан урамнарында машина йөртүчеләр ничек карый.
"Бу штрафларны әгәр дөрес кенә куллансалар яхшы булыр иде, аларны бит әле төрле кеше төрлечә кулланырга мөмкин, шуңа күрә машина йөртүчеләргә зур авырлык кына китерер дип уйлыйм мин аны. Йөртү һәм аралашу мәдәнияте артмыйча, штрафлар белән генә юлда тәртип урнаштырып булмаячак, бездә башкача тәртип булырга тиеш."
"ЮХИДИ хезмәткәрләрен эшкә алганда кая карыйлар икән, бәяләп әйткәндә, "өчле"дән дә азрак. Штраф алалар икән инде, хезмәткәр гадел, акыллы булырга, канунны белергә тиеш. Алар каян киләдер, ике класс бетереп киләләрме, аларга һаман җитми, җитмиячәк тә."
"Күп инде, хезмәт хакы шулай ук кала аны күтәрмиләр, ә штрафлар күтәрелә. Бер яктан дөрес түгел инде, ләкин икенче яктан, бераз гына булса да тәртип булыр иде. Аның хәтлек акчаны хәзер һаман түләп торсаң."
"Җәяүлеләрне дә кайгыртырга кирәк. Көн саен алар арасында үлүчеләрнең саны арта, минем танышларым арасында гына күпме кеше машина көпчәкләре астында һәлак булды."
Этләр улый тора, бүреләр йөри тора диләр бит. Дөрес һәркемнең ашыйсы килә, юлда иминлекне саклаучыларның шулай ук. Ләкин штрафларны Европа дәрәҗәсенә күтәреп арттырып җибәрәләр бугай инде дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде сораштыру вакытында. Ашыйсы киләме юк мы, һәркемнең үз эше, ләкин ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа канунны кертүнең сәбәбе башкада ди. Былтыр юл казаларының 27% тизлекне арттыру сәбәпле, 10сы - каршы якка чыгу, 7% исерек килеш йөртү сәбәпле башкарылган. 13% машина йөртүчеләрдә бөтенләй машина йөртү хокукы булмаган.

ЮХИДИ хезмәткәре штрафларның артуына үзе ничек карый соң? Алар бу яңалыкның юлларда тәртип урнаштырачагына ышанамы?
"Штрафлар арта инде, ләкин аның файдасы булыр микән, моңа карап кына машина йөртүчеләр арасында аралашу мәдәнияте яхшырмый бит. Миңа калса, ничек тәртипне боздылар, шулай ук бозачаклар."
Ни өчен яңа штрафлар Европпа дәрәҗәсендә кыйммәт, ни әйтсәк тә, без бит әле Русиядә яшибез, дигән сорауга ЮХИДИ хезмәткәре мондый мисал китерде.
"Бер машина йөртүчесе сөйләде, Шотландиядә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен берничә мең евро, өстәвенә машина йөртү хокукыннан да берничә айга мәхрүм итәләр икән. Бездә дә шундый тәртип кертергә кирәк, аннан соң белерләр иде."
Чит илдән килүче кунаклар хәтеренә Казан үзенең тарихи биналары, мең еллык Кирмәне, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете белән генә түгел, ә үзенең юлдагы ыгы-зыгысы белән дә искә кереп каладыр. Чөнки шәһәрдә машина йөртүчеләрнең мәдәнияте турында сөйләшергә бик иртә әле. Җәяүлеләр йөри торган җирдән машина белән узу, җәяүлеләрне уздырмау, кызыл төскә чабу, тизлекне 3-4 тапкырга арттыру, чит илдә бу гамәлгә җүләрлек дип карасалар да, Казанда бу әлегә гадәти хәл.
XS
SM
MD
LG