Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2017, Казан вакыты 01:26

Косовоның яңа парламенты беренче утырыш үткәрде


Приштина -- Косовоның яңа парламенты бүген беренче утырышын үткәрде. Төбәкнең ике эре фиркасе -- Демократик партия һәм Демократик Лига -- коалиция төзергә килеште. Алар икесе дә Косовоның Сербиядән бәйсезлеге өчен көрәшә.

Сербия премьер-министры Воислав Куштуница Европа Берлеген -- йә Косовоның бәйсезлеген, йә Белград белән хезмәттәшлек итүне -- икесенең берсен сайларга чакырды.

Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге Косовоның Сербиядән аерылып чыгуына каршы түгел. Русия каршы чыга.

XS
SM
MD
LG