Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кения оппозициясе яңа сайлаулар үткәрергә чакыра


Найроби -- Кения оппозициясе, илдәге низагны хәл итү өчен президент сайлавын яңадан үткәрергә чакырды.

Оппозициядәге Әфлисун демократик хәрәкәте 27 декабрь үткән сайлауны хәрәмләшү дип саный. Ул сайлауда гамәлдәге президент Мваи Кибаки җиңүче дип игълан ителгән иде. Оппозиция үз намзәте -- Раила Обинганы алга сөрә. Шушы низаг сәбәпле башланган чуалышлар нәтиҗәсендә 300-дән артык кеше һәлак булды,100 меңләп кеше торган җирләрен ташлап китергә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG