Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Гаилә елында татар гаиләсенә ниләр кирәк?


"Ачык микрофон" Мәликә Басыйр кулында
"Ачык микрофон" Мәликә Басыйр кулында

Азатлыкның "ачык микрофонына" казанлылар түбәндәгечә җавап бирде. Ә сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез? Фикерегезне форумда әйтегез!


- Татар гаиләләре татар булып калсын иде. Менә безнең мәктәпкә татар гаиләсеннән килгән балалар татарча белми. Аларның ата-анасы татар, ләкин балалары татарча белми.

- Социаль програмнар булсын иде аз керемле тулы гаиләләр өчен дә, 1-2 балалы ялгыз аналар өчен дә.
- Күбрәк акча булсын иде гаиләләрдә. Ашарга өстәлдә ризыклар күп булсын иде. Шунда кешенең кәефе дә күтәренке булачак.
- Бүген урамга чыксам, 15 сум автобуска, 10 сум тролллейбуска, кибеткә керәсең - анда да ризыкка бәя күтәрелгән, фатирга түләргә счет-фактура килә, күзне акайтып утырабыз инде.
-Заводларны, фабрикаларны ачарга кирәк. Нефтьне халыкка да бүлергә кирәк.
- Кешеләр бер-берсен хөрмәт итәргә тиешләр.
- Балаларга 80 сум акча бирәләр, азрак булса да арттырсыннар иде.
- Халыкны дингә бастырырыга кирәк. Дин турында мәктәпләрдә укулар оештырырга кирәк.
- Яшь гаиләләрне яшәтеп җибәрерлек, оешкан гаиләләр үзләре яшәп китәрлек шартлар булсын иде. Шундый програмнар булсын иде.

- Өйдә хатын белән татарча сөйләшәбез. Аның өчен дәүләттән бернәрсә дә кирәкми.

- Дәүләт беркайчан да ишетми без әйткәннәрне.
- Яшәү ягы начар, көн саен бәяләр үсә. Хезмәт хакын 10%ка күтәрделәр, ә бәяләр 25-30%ка күтәрелде.
- Күздән яшьләр чыкмый, чыгуын чыкмый, әлбәттә, әмма яшәргә кирәк, барыбер ничек булса да яшисең инде.

- Квартирлар булсын иде яшьләргә. Фатирсыз бик авыр яшь гаиләләргә.
- Дәүләттән яхшылык кирәк.
- Борынгы гореф-гадәтләрне кайтарырга кирәк. Балаларны өйләндергәндә үз милләте кешесенә булган (яхшы)мөнәсәбәтне, гадәтләрне, йолаларны торгызырга кирәк.

- Мөселман халкын күтәрергә кирәк. Элек ояла идек татарча сөйләшергә. Хәзер дә көләләр татарча сөйләшкәннәрдән. Татарча сөйләшергә оялмаска кирәк.

Ә сезнеңчә, татар гаиләсенә ниләр кирәк? Фикерегезне форумда әйтегез!
XS
SM
MD
LG