Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ЕИХОга акча түләүне ике тапкырга киметмәкче


Русия Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына финанс элмәк белән яный
Русия Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына финанс элмәк белән яный

Русиядә президент сайлаулары якынлашканда, Мәскәү кабат Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына (ЕИХО) тәнкыйть белдерде, һәм оешма казнасына акча түләүне ике тапкырга киметү белән янады.

Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Русия тышкы эшләр министрының урынбасары Александр Грушко әйтте. Ул аның сәбәпләрен ЕИХОда кризис һәм аны кайбер илләр үз максатларында куллана, дип аңлатты. Шулай ук А.Грушко ЕИХО бу оешмага үзгәрешләр кертү, ягъни реформалау турындагы Русия тәкъдимнәренә колак салмый, диде.

Күп кенә мәгълүмат чаралары акчаны азайтачагы белән куркытып, Русия Европадагы оешманы президент сайлаулары алдыннан үзенә күндәм итмәкче була, дип язып чыкты.

Ә сәясәт белгече Евгений Волк:

“Беренче чиратта бу Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтүләре белән бәйле. Миңа калса, Мәскәү аның эшчәнлеген тәнкыйтьләп, оешмага басым ясамакчы була”, - диде.

Парламент сайлаулары вакытында Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Русиягә шактый дәгъвалар белдерде. ЕИХОның демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы үзенең күзәтүчеләрен Дума сайлауларына бөтенләй җибәрмәде. Һәм ул моның сәбәпләрен Русия визалар белән ыгы-зыгы тудырды, дип аңлатты.

Соңгы елларда Мәскәү ЕИХОга даими рәвештә акча түләүне азайтып килде. Әгәр ике ел элек Русия 7,2 миллион евро җибәрсә, узган елны ЕИХО казнасына 5,9 миллион евро күчерде. Ә быел исә тышкы эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Мәскәү акчаны ике тапкырга азрак бирергә мөмкин.

Русия элек тә ЕИХОга түләнә торган акча мәсьәләсендә битараф түгел иде. Һәм ни сәбәпледер, Мәскәү бу мәсьәләне һәрвакыт оешма белән ике арада низагъ туганда калкытып чыгарды.

Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сүзчесе Мартин Несирки:

“Һәр илнең керткән өлеше - Сан Мариномы ул, Кушма Штатлармы - мөһим. Русиянең түләве дә финанс яктан да, мәгънәви яктан да зарур”, - диде.

ЕИХОга 50дән артык ил керә һәм анда әгъза булганнар барысы да акча түләп тора. Оешма кеше хокукларын яклау, низакларны бетерү, демократия институтларын үстерү, сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнә.

Мартта узачак Русиядәге президент сайлавына да Мәскәү инде ЕИХОның демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы күзәтүчеләрен чакырачагын әйтте. Ләкин анда ничә кеше киләчәген Мәскәү үзе хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG