Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җыр-биюләр хакимлеге


Башкортстанда сәяси һәм иҗтимагый тормышта йокымсырау. Аның каравы, мәдәни тормыш шаулап-гөрләп тора. Һәр җирдә бәйрәм тамашалары дәвам итә.

Башкортстанның сәхнә йолдызлары Яңа ел бәйрәмнәре, озак истә калырлык булсын өчен, тамашачыларга байтак кына күңелле концертлар һәм театрлаштырылган тамашалар әзерләде. Яңа ел алдыннан да, аны каршы алып азрак хәл җыйгач та, татар һәм башкорт милли сәнгатен сөючеләр үз зәвыгына туры килгән мәдәни чараларга йөри.
Яңа ел бәйрәменә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да матур концерт әзерләде. “Яңа ел белән, дуслар” дип исемләнгән ул концертның премьерасын талант ияләре тамашачылар игътибарына 29-30 декабрь көннәре тәкъдим иткән иде инде. Тамашада театрның сәләтле җырчылары, дәртле биючеләре, оста музыкантлары үзләренең иң матур чыгышлары белән сокландыра. Шушы концертны җыр-моң сөючеләр 4 гыйнвар көнне дә карый ала.
Башкортстан дәүләт филармониясенең танылган сәнгать осталары һәм яшь сәнгатькәрләре дә бәйрәм программасын тәкъдим итә. “Ак хисләр, ак кичләр” дип аталган ул бәйрәм концерты да 4 гыйнвар кичендә үтә.
Филармониядәге мәдәни программада чын бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Анда җырлар һәм биюләр дә, музыкантларның аерым чыгышлары да, нәфис сүз осталары һәм уен-көлкечеләрнең пародияләре дә булачак. Бу хакта филармониянең концерт программалары бүлеге мөдире, нәфис сүз остасы Әнисә Яхина “Азатлык” тыңлаучыларына менә ниләр сөйләде.
Безнең программаның исеме дә бик лирик – “Ак хисләр, ак кичләр” дип атала. Нишләптер без кеше күңеле язлар җиткәч кенә хисләнә дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Бу һич тә алай гына түгел, кышкы ап-ак көннәрдә дә күңелләребез хисләнә. Менә шушы хисләрне без тамашада сәхнәләштерергә тырыштык. Концертыбызда күренекле җырчылар белән бергә яшь сәнгатькәрләр дә катнаша. Алар безгә махсус укып бетереп килделәр. Кыскасы, бик күңелле тамаша көтә җыр-моң сөючеләрне.
Башкортстан дәүләт филармониясенең концерт программалары бүлеге мөдире, нәфис сүз остасы Әнисә Яхина филармониягә кагылышлы бер күңелле яңалыгы белән дә уртаклашты.
5 гыйнвар көнне Төркиянең ТРТ дәүләт телевидение каналы Башкортстан филармониясе сәнгатькәрләре катнашлыгында төшерелгән тапшыруны күрсәтәчәк, - диде ул. – Тапшыруда филармониянең курайчылары, биючеләре һәм җырчылары чыгыш ясый. Әлеге программа Төркия вакыты белән 20 сәгатьтә эфирга чыга.
Яңа ел яллары көннәрендә Башкортстан филармониясендә балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре дә оештырыла. Аларга районнардан һәм башка шәһәрләрдән дә укучы балаларны алып киләләр. Шулай итеп, республикадагы сәяси һәм иҗтимагый тормыш, милли оешмалар эшчәнлеге тынып торган арада, бушлыкны мәдәният учаклары үзләренең күңелле чаралары белән тутырып тора.
XS
SM
MD
LG