Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Беларус рәсмиләре оппозиция вәкилен илдән чыгармый


Минск -- Беларус рәсмиләре оппозициядәге Берләшкән ватандашлар партиясе җитәкчесе Анатоль Лебедькога илдән китүне тыйган.

Рәсмиләр моның сәбәбен президент Александр Лукашенкага яла ягу эше тикшерелү белән аңлаткан. Лебедько үзе, моны узган ел Кушма Штатлар президенты Джордж Буш белән очрашкан өчен үч алу дип бәяли.

XS
SM
MD
LG