Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Татар спортчысы милләт саулыгы өчен борчыла


Якташлары Әгълә әфәндегә бүләк тә әзерләгән. Туган ягы – Бакалы районының Катай авылында аңа үзе исән чагында ук музей ачтылар. Әлеге тантанага Уфадан Әгълә ага үзе дә, башка туганнары да кайтты.
Музейны Катай авылы урта мәктәбендә ачтылар. Әгълә Кучимов район һәм туган авылы халкына зур рәхмәтләрен әйтте һәм музейга күпсанлы медальләрен, истәлекле бүләкләрен һәм төрле илләрдә узган бәйгеләрдәге фотосурәтләрен һәм башка материалларын тапшырды.
Әгълә Кучимов спортча атлау остасы. Спортның бу төре белән егерме еллап шөгыльләнә инде. Шушы вакыт эчендә дәрманлы милләттәшебез дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Европа ярышларының берничә тапкыр җиңүчесе һәм 25 тапкыр Россия чемпионы исемнәрен яулады ул. Иң гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы шул – бик каты авырудан соң, табиблар Әгълә Кучимовның алдагы тормышын түшәктә генә үткәрәчәк, дип юраган була. Әмма искиткеч зур ихтыяр көченә ия булган Әгълә ага, көненә берничәшәр сәгать күнекмәләр ясый-ясый, аякка баса һәм зур спортка кереп китә. Хәзер җитмешкә җиткән абзыебыз яшьләргә биргесез сәламәтлеккә һәм ныклыкка ия.
“Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә әле үзенең 70-80 яшьтә дә спорт белән ныклы шөгыльләнәчәген һәм төрле дәрәҗә ярышларда, хәтта дөнья чемпионатларында да катнашачагын белдерде Әгълә Кучимов.
Күпчелек кеше Яңа ел бәйрәмнәре чорында тугарылып китеп ял иткәндә, аракы һәм шәраб тулы өстәлләр артында утырганда тынгы белмәс Әгълә Кучимов һаман да йөгерү юлларында, һаман да күнекмәләрен туктатмый ул. Урамда йөгереп йөргәндә татар һәм башкорт яшьләре арасында сәрхүшләрнең еш очравына да күңеле әрни Әгълә әфәнденең.
Аеруча шушы озакка сузылган бәйрәм көннәрендә шешәдән генә сыра чөмереп йөрүче яшьләребез борчуга сала. Рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнеп, сау-сәламәт тормыш алып барсалар ничек яхшы булыр иде. Киләчәгебез гыйлемле яшьләр кулында гына түгел, ә сау-сәламәт дәвамчыларыбызда да, - ди Әгълә әфәнде.
Атаклы спортчы үзе генә күнекмәләрен дәвам итеп калмый, ә яшь-җилкенчәкне дә спортка җәлеп итә һәм аларны төрле ярышларда катнаштыра. Татар һәм башкорт яшьләрен күбрәк спорт мәйданнарында һәм иманлы юлда күрергә телђњен белдерђ Әгълә Кучимов.

XS
SM
MD
LG