Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда интернет куллануда яңа чикләүләр кертелә


Пекин -- 1 февральдән башлап аудио һәи видео язмаларны фәкать рәсми сәхифәләрдә генә урнаштыру рөхсәт ителәчәк.

Хосусый провайдерларга көч куллану, секс, комарлы уеннар турында һәм, кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, "дәүләт иминлегенә һәм әхлакка зыян китергән" мәгълүмат урнаштыру тыелган булачак.

Бу кагыйдә Кытайда инде эшләп килүче, Yahoo, Google йә исә YouTube кебек чит ил ширкәтләренә ничек тәэсир итер -- әлегә әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG