Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык шагыйренең тычкан елына теләкләре


Марат Кәримов яңа ел башланып килгәндә “Азатлык” радиосы тыңлаучыларына үзенең тәбрикләүләрен җиткерү теләген белдерде.

Элекке елларда да үзенең шаян һәм эчтәлекле мәгънәле теләкләрен ишеттерә иде ул. Быелгы елга да Марат ага Кәримовныћ үзенчәлекле котлауларын тыңлап алыйк әле.
Менә тычкан елы да башланып китте. Быелгы елны астрологлар бик уңышлы ел булачак дип белдерә. Хәер, алар һәр елны шулай дип әйтә инде. Әйткәндәй, быелгы ел да хайван исеме белән атала. Нигәдер кеше елы юк. Кайчан кеше елы булыр икән дип аптырыйбыз без беркатлы кешеләр. Ел бик борчулы башлана. Кәефләр күтәреләсе урынга башка әйберләр күтәрелә – хаклар күтәрелә, байлар белән ярлылар арасындагы аерма күтәрелә. Менә шулар булмасын иде. Яңа еллар барлык халыкка тигезлек, бәхет алып килсен иде. Яңа еллар белән сезне кадерле милләттәшләрем,- диде Марат Кәримов.
Башкортстанда яшәүче танылган татар шагыйре Марат Кәримов быелгы ел башында Башкортстан Язучылар берлегендәге татар әдипләре берләшмәсе эшчәнлегенә кагылышлы уй-ниятләре белән дә уртаклашты.
Гыйнвар-февраль айларына байтак кына чаралар күз уңында тотыла. Шул исәптән берничә районга барып яшь һәм башлап язучы иҗатчыларның кульязмаларын тикшерү дә, әдәбият сөючеләр белән очрашулар оештыру да каралган, - диде ул.
Шулай итеп Башкортстанда яңа еллар җай гына башланып тора. Республика хакимиятләре эшчәнлеге 8 гыйнвардан соң, ягъни яллар тулысынча тәмамлангач кына, башланыр кебек. Әле хәтта Башкортстанда бу елның төгәл генә ничек аталачагы да мәгълүм түгел. Ул хакта президент Рәхимовның махсус фәрманы чыкмады. Мөгаен, ул фәрман да, былтыргысы кебек үк, шушы ай азакларына таба гына дөнья күрер. Шулай да бу елның Башкортстанда да, Русиядәге кебек үк, Гаилә елы белән бәйле булачагын чамаларга мөмкин. Яңа ел алдыннан Башкортстан Президент шурасы утырышында Рәхимов әфәнде шундыйрак фикерен әйтеп куйган иде.
Ни булса да булсын, халык шагыйре Марат Кәримов әйтмешли, кеше елы, халык хәстәрлеге елы гына булсын.
XS
SM
MD
LG