Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бһуттоның үтерелүен британнар тикшерә


Исламабад -- Пакыстан оппозициясе җитәкчесе Биназир Бһуттоның үтерелүен тикшерү өчен Исламабадка Британ тикшерүчеләре килде.

Пакыстан рәсмиләре, Биназир ханым интихарчы һөҗүменнән качарга тырышканда, башына алган җәрәхәтләрдән үлде, дигән иде. Бһуттоның тарафдарлары исә, аның башына атканнар, дип белдерә.

Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф, бу үтерүгә рәсмиләрнең катышы бар дигән шикләрне бетерү өчен, Британ тикшерүчеләрен чакырганын белдерде.

Бһуттоның тарафдарлары Берләшкән Милләтләр карамагында бәйсез тикшерү үткәрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG