Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәзил Вәли: Мәгариф өчен көрәшне туктатмыйбыз!


Рәзил Вәли, Татарстан депутаты, шагыйрь. Дәүләт Шурасында Мәгариф турындагы Русия канунын кабаттан карарга өметләнә.
Рәзил Вәли, Татарстан депутаты, шагыйрь. Дәүләт Шурасында Мәгариф турындагы Русия канунын кабаттан карарга өметләнә.

Милли мәгарифкә борчылып депутат халкы сиксән төбәккә мөрәҗәгать юллаган. Егермесе генә җавап биргән. Ә Рәзил Вәлидә барыбер өмет үлмәгән.


Билгеле сәясәтче, мәгърифәтче һәм әдиб, Татарстан дәүләт Шурасының мәдәният һәм тел буенча комиссиясе рәисе Рәзил Вәлинең туган көне. Тик Рәзил әфәнде бәйрәме көнендә дә милли мәгариф проблемалары турында борчыла. Әйтик, узып киткән елда бу өлкәдә нинди вакыйгалар булган? - Ел ахырында милли-төбәк компонентын юкка чыгаручы Мәгариф кануны кабул ителгән. Килеп туган вәзгыяттән чыгу нияте белән Татарстан парламенты нишләргә җыена? Бу турыда депутат үзе сөйли.

“Беренчедән, бу узып киткән елда бердәм дәүләт имтиханнары тәмам кереп китте. Аларга Мәскәү дәүләт университеты кебек мәшһүр уку йортлары каршы да чыкты. Бу ысул кешеләр арасындагы белем алу-бирү мөнәсәбәтләренә машинаны кую кебек килеп чыкты. Тик инде соң, бернәрсә дә эшләп булмый.

Безгә шул кабул ителгән канунны файдалы итеп куллану турында уйларга кирәк. Ул читтән караганда абитуриентларга тигез мөмкинлекләр бирә кебек бит. Тик милли мәктәптә укучыларга мондый формадагы сынаулар катлаулылыклар тудырды. Безнекеләр урысча программа белән эшләнгән имтиханнарны чишә алмаска да мөмкин. Белемнәре югары булса да.

Икенчесе, авыл мәктәпләренә һәм кечкенә санлы татар сыйныфларына куркыныч яный. Бу укучылар санын оптимальләштерү дип атала. Авылда бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш. Шәһәрдә исә 24 бала. Шулар саны җитмәсә татар сыйныфы ябыла. Хәтта мәктәпләр дә кушыла ала. Бу вакытта күпләр балаларын татар мәктәбендә укытыр өчен шәһәрнең ерак почмакларына илтергә мәҗбүр булачак. Авылда да сыйныфлар ябылса, башка авылга баланы илтер өчен автобус җитешмәскә мөмкин. Автобусы булса, аның бензины яки шоферы булмый. Авылдан-авылга укучы ташу катлаулы эш. Шулай ук сыйныфлар кушылса, укытучылар эшсез калачак. Аларны эшкә урнаштырырга да кирәк. ”

- Шулай да милли мәгариф дөньясында узган елда иң катлаулы мәсьәлә ни булды?

“Иң катлаулысы яңа мәгариф кануны буенча милли һәм төбәк компоненты юкка чыгу. Бу канун төбәкләрдә, республикаларда җирле депутатлар каникулда вакытта тиз генә кабул ителгән. Икенче укылышта кабул ителгәндә исә без Татарстан Дәүләт Шурасы да, Татарстан хөкүмәте, Татарстан Президенты да борчылу белдергән, мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде инде. Аерым алганда Президент Минтимер Шәймиев Руссия Президенты Владимир Путин белән дә очрашып бу турыда сөйләште. Аның да бу канун турында яңадан карармын, дигән вәгъдәсе бар. Без өметсезлеккә бирелмибез.”

- Татарстан депутатлары 2008 елда милли мәгарифне яклар өчен ни эшләргә уйлый?

“Быелгы беренче утырышта ук без, бу Русия канунын үзгәртү турында үз кануныныбызны кабул итәргә телибез. ”

Халык хезмәтчесе Татарстан депутатлары үз мөрәҗәгатен сиксәнләп төбәккә, репсубликага җибәрде ди. Тик җавап егерме төбәктән генә килгән. Шулай да татар депутаты Вәлиев яхшыга өметләнә.

Рәзил Вәлинең милли мәгарифне саклап калу буенча шөбһәләрен милли яки сәяси даирәләр генә бүлешми. Казанда белем алучы татар студентлары да бу актуаль мәсьәләгә ачык итеп фикер белдерә. Яшьләр милли мәктәпләр бетәргә мөмкин, дип борчылу белдерә. Русия федерациясенең Мәгариф турындагы канунына дума керткән һәм президент кул куйган төзәтмәләр милли мәгариф өчен аяныч тәмамланырга мөмкин, диләр. Алар, бу канун Русия мәгариф системасында һәм белем бирүдә милли вә төбәк компонентын, ягъни татар мәктәпләрен бетерергә мөмкин, дип саный.

Бу турыда әйтик, Миләүшә Закирова, яңа канун гомумән татар телендә укытуны юкка да чыгарырга мөмкин, дип исәпли. Ул хәтта, бу нисбәттән Казанда татар яшьләре оештырган каршылык чарасы булган пикетта да катнашкан. Аны бу сорау булачак татар теле укытучысы буларак та борчый. Миләүшә Закирова Татар дәүләт һуманитар һәм педагогика университетында укый.

“Мин киләчәктәге укытучы гына түгел, татар кешесе буларак та бу канунга каршы чыгам. Без милли мәгариф өчен көрәшне туктатмаячакбыз. Туган телне укыту туктаса, әдәбият укытылмаса, безнең халыкны урыслаштыру тагын да җиңел булачак”- ди ул.

XS
SM
MD
LG