Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:28

Кения оппозициясе президентны китәргә чакыра


Найроби - Кения оппозициясе, илдәге низагны хәл итү өчен президентның урыныннан китүен таләп итә. Аннан алда президент Мваи Кибаки милли бердәмлек хөкүмәте төзергә чакырган иде.

Оппозиция 27 декабрь үткән сайлауны хәрәмләшү дип саный. Ул сайлауда гамәлдәге президент Мваи Кибаки җиңүче дип игълан ителгән иде. Оппозиция үз намзәте -- Раила Обинганы алга сөрә. Шушы низаг сәбәпле башланган чуалышлар нәтиҗәсендә 300-дән артык кеше һәлак булды,100 меңләп кеше торган җирләрен ташлап китергә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG