Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Төркия тәмәке тартуны тыя


Әнкара - Төркия Милләт Мәҗлесе җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны тыю турында канун кабул итте. Тәмәке кафе, рестораннар, стадион, кибет, уку, эш урыннары, такси, поездларда тыела. Шулай ук кинода тәмәке рекламасы булмаска тиеш. Канунны бозган өчен 4 мең долларга кадәр җәза билгеләнергә мөмкин. Тәркиянең Сәләмәтлек саклау министрлыгы мәгълүматләренә караганда, "ел саен илдә тәмәке китергән чирләрдән йөзләрчә мең кеше үлә, кән саен Төркиядә уртача 17 миллион тартма тәмәке тартыла."

Канун президент имзалаганнан соң гамәлгә керәчәк. Әмма хәзердән үк бик күп ресторан һәм кафе хуҗалары бу яңа канунга протест белдерә, аның табышны киметәчәгенә зарлана.

XS
SM
MD
LG