Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президентлык ярышы Нью Һәмпширга күчте


Манчестер - АКШ президентлыгына намзәтләр көнчыгышка таба Нью Һәмпшир штатына китте. Анда сишәмбе (8 гыйнвар) чираттагы беренчел сайлау булачак.

3 гыйнвар Айова штатында булган иң беренче тавыш бирү нәтиҗәләре күпләрне гаҗәпләндерде. Демократлардан анда сенатор Барак Обама, республиканнардан - элекке Арканзас губернаторы Майк Һакаби җиңде. Сенатор Һиллари Клинтон Айовада өченче урынны алса да, ноябрь аенда сайлауда катнашачагына өметле булганын белдерде.
XS
SM
MD
LG