Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Бушның төбәккә сәфәрен тәнкыйтли


Тәһран - Киләсе атнада АКШ президенты Джордж Бушның Якын Көнчыгышка сәфәрен Иран - төбәкнең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләде. Буш Израильгә чәршәмбе көнне киләчәк. Шуннан ул сәфәрен фәлестиннәрнең Рамалла шәһәренә, Кувәйт, Баһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сөгуд Гарәпстаны һәм Мысырга дәвам итәчәк. Сәфәр барышында ул дәүләт башлыкларын атом программасы мәсәләсендә Иранга басымны арттырырга чакырачак дип көтелә. Иран тышкы эшләр минитстрлыгы матбугат вәкиле Мөхәммәд Али Хөсәйни, Бушның сәфәрен "пропаганда" дип атады.
XS
SM
MD
LG